Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Март аенда Иске Җөри авылында яшәүче ГАПТЕРӘҮФ ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ һәм ФЛЮРА ТАҖИӘХМӘТ КЫЗЫ ХӘБИБУЛЛИННАРга 80 яшь һәм бергә гомер итүләренә 55 ел тула

03 марта 2023, 10:27

267

0

0

Март аенда Иске Җөри авылында яшәүче ГАПТЕРӘҮФ ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ һәм ФЛЮРА ТАҖИӘХМӘТ КЫЗЫ ХӘБИБУЛЛИННАРга 80 яшь һәм бергә гомер итүләренә 55 ел тула

Кадерле әти-әни! Сезне күркәм бәйрәмнәрегез белән тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бүгенгедәй көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Сезнең үткән тормыш юлыгыз гаделлекне яратучы кешегә генә хас булган үрнәк юл. Бервакытта да авырлыклардан зарланырга, эшләнгән эшләр, ирешкән уңышлар белән мактанырга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә сезне барысы да хөрмәт итә. Киләчәктә дә шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез һәрвакыт якты булып балкысын.

Чал чәчегез, маңгай сырларыгыз

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь сез, әти-әни,

Картаюны белмик гомергә.

Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Сәламәтлек, тыныч картлык,

Тели сезгә кыз һәм улларыгыз.

Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев