Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Март аенда Олы Мишә авылында яшәүче ТӘГЪЗИМӘ ҺӘМ РИНАТ ЗАРИПОВЛАРның бергә гомер итүләренә 40 ел

23 марта 2022, 13:36

554

0

3

Март аенда   Олы Мишә авылында яшәүче ТӘГЪЗИМӘ ҺӘМ РИНАТ ЗАРИПОВЛАРның бергә гомер итүләренә 40 ел

Кадерле әти-әниебез! Сезне матур, күркәм бәйрәмегез – рубин туегыз белән котлыйбыз.  Сез ике кыз, ике кияү,  тугыз оныгыгызга  чын, матур гаилә үрнәге булдыгыз. Безне кадерләп үстергәнегез, сөю тулы йөрәгегез өчен рәхмәт сезгә. Сезне бик яратабыз! 

40 ел кулга-кул тотынып, 

Пар былбылдай тормыш итәсез. 

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез. 

Ә без сезгә карап сокланабыз,

Ихтирамлы сезгә карата. 

Лаек парларның сез иң гүзәле,

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,

“Әти-әни”, - диеп дәшәбез.

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озын - озак тигез яшәгез!

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.

 

 

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев