Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Нәбиуллина Әлфия Сәлимҗан кызының бүген 65 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыннын, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
65 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кода-кодачалар исеменнән улың Радик, киленең Гөлинә, яраткан оныгың Раян.
Фото: https://www.freepik.com/
Нет комментариев