Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәтәскә авылы мәхәллә халкына мәчет төзетеп бүләк иткән МИЛӘҮШӘ АПА ГАЛИМҖАН КЫЗЫның 1 августта туган көне

01 августа 2019, 09:38

2009

0

0

Олы Мәтәскә авылы мәхәллә халкына  мәчет төзетеп бүләк иткән МИЛӘҮШӘ АПА ГАЛИМҖАН КЫЗЫның 1 августта туган көне

Миләүшә апа! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, ике дөнья бәхете дә телибез.

Миләүшә апа!

Гөлчәчәкләр бизи җиребезне,
Ә дөньяны - Сезнең кебекләр.
Тырышлыгы белән куәтлеләр,
Изгелеге белән көчлеләр.
Гүзәл хатын-кыз Сез, затлы, күркәм, 
Нәзакәтле, юмарт, уңган да.
Ана сөте белән кергәнгәме
Мулдан сипкән АЛЛАҺ иман да.
Ирләргә дә авыр булган йөкне,
Күтәрәсез нәфис иңнәрдә.
АЛЛАҺ кына белә, күпме савап
Юлыгызга төшкән эзләрдә.
Күңелегез - гүя иркен ялан,
Сыя анда бае, ярлысы...
Кемнәр генә килми, ярдәм сорап,
Зур рәхмәтле Сезгә барысы.
Мәркәзебез күрке, ил-җир даны -
Сез төзеткән һәрбер бина да. 
“Миләүшә» мәчетеннән тарала
Авылым күгендә азан да.
Кадерле әни, акыллы бием, (кайнана)
Әбинең дә иң-иң нурлысы.
Сөекле, сөйкемле назлы хатын,
Гаилә учагының җылысы.
Бәрәкәтле гомер, саулык телим,
Сүнмәсен эшмәкәрлек йолдызы.
Үрнәгегез булып җиргә бассын
Килер буыннарың ул-кызы.
Гөлчәчәкләр бизи җиребезне:
Миләүшәләр, нәркис, сөмбелләр...
Сездәй итәгатьле  асыл затлар,
Эчкерсез һәм ихлас күңелләр...

Мәхәллә халкы исеменнән Рәйсә Фәйзуллина.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев