Саба районы Мамалай авылында яшәүче яраткан әтиебез МАРАКОВ ИЛГИЗ МӘХМҮТ УЛЫның 1 август көнне 60 яшьлек юбилее
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә, әти-әни һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа.
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балалар, оныклар рәхәтендә яшәргә язсын.
Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 60 яшең тулганда.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән бабаебыз Мәхмүт, әниебез Гөлзия, улың Азат, киленең Фәния, киявең Ришат, оныкларың Ясминә, Язгөл, Азалия, Адилә исеменнән сине яратып кызың Ландыш.
Фото: https://www.freepik.com/
Нет комментариев