Саба районы Мамалай авылында гомер итүче Маракова Гөлзия Мәбәрәкша кызының 8 апрель көнне олы юбилее

Кадерледән-кадерле, яраткан әниебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы елларда да, әни, бәхеттә, сәламәтлектә, әтиебез белән тигезлектә, балаларың, оныкларың белән бергә-бергә кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез. Безгә биргән киңәшләрең өчен, таянычыбыз булганың өчен мең рәхмәт сиңа.
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын -
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Илгиз, бабаебыз Мәхмүт, балаларың Ришат - Ландыш, Азат - Фәния, оныкларың Ясминә, Язгөл, Азалия.
Нет комментариев