Шәтке авылында гомер итүче РАХИМОВА ВӘСИМӘ ШӘМСЕВӘЛИ КЫЗЫның 20 апрель көнне олы юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Васил, балаларың Хәлим – Венера, Фаил – Людмила, Данис – Алсу, оныкларың Айдин, Айзилә, Данияр, Динияр.
Нет комментариев