Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шушы көннәрдә Олы Нырсы авылында яшәүче Гәрәев Марат Мансур улының һәм Гәрәева Зөлфия Фәрит кызының 50 яшьлек юбилейлары

25 июня 2022, 07:04

1063

0

1

Шушы көннәрдә Олы Нырсы авылында яшәүче Гәрәев Марат Мансур улының һәм Гәрәева Зөлфия Фәрит кызының 50 яшьлек юбилейлары

Кадерле киявебез Марат, сенлебез Зөлфия!  Сезне иң изге теләкләр аша шушы күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Кунакчыл, ачык йөзле, ярдәмчел кеше сез безнең өчен. Алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле, тыныч көннәрдә якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, игелекләрен күреп, шатлыкларга бергә куанып, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Юллар озын, еллар тыныч булсын,

Кояш сипсен һәрчак җылысын.

Ак бәхетнең, шатлык-куанычның

Бирсен Ходай иң-иң зурысын.

Иң изге теләкләр белән Алан авылыннан Шәйхетдиновлар, Хафизовлар, Бичердән Нигъмәтуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X