Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче авылында яшәүче БИКТИМИРОВА РУЗИЯ РИНАТ КЫЗЫның 14 майда 50 яшьлек юбилее

14 мая 2023, 12:28

374

0

0

Теләче авылында яшәүче БИКТИМИРОВА РУЗИЯ РИНАТ КЫЗЫның 14 майда 50 яшьлек юбилее

Хөрмәтле, кадерле әниебез, әбиебез! Сине туган көнең – юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син бик көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, безнең өчен зур таяныч һәм киңәшче. Һәрвакытта да шулай шат күңелле булып кал. Әтиебез белән тигезлектә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

 

Иң изге теләкләр белән кызың Гөлназ, улың Гаяз, киявең Райнур, оныгың Кәрим. Теләкләребезгә әтиебез Тәлгать һәм әбиебез Зәйтүнә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев