Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче НИЗАМОВ ТӘЛГАТЬ МӨХӘММӘТ УЛЫның 26 нчы февраль көнне зур бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

26 февраля 2023, 06:19

239

0

0

Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче НИЗАМОВ ТӘЛГАТЬ МӨХӘММӘТ УЛЫның 26 нчы февраль көнне зур бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Бу матур бәйрәмеңә син олы тормыш юлы һәм мактаулы хезмәт юлы узып килдең. Безнең өчен һәрчак таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз, саклаучыбыз булдың. Гомер бәйрәмең белән котлап, алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, тынычлыкта, тигезлектә озын-озак яшәвеңне телибез.

Котлы булсын юбилеең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен синең килер көннәрең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Разалия, кызларың, кияүләрең, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев