Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Галләмов Рәдиф Равил улының 18 мартта 50 яшьлек юбилее

18 марта 2022, 07:36

606

0

0

Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Галләмов Рәдиф Равил улының 18 мартта 50 яшьлек юбилее

Кадерле улым! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур теләгебез – һәрвакыт сау-сәламәт бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез.

Күңелеңнән якты кояш назы,

Бәхет нуры һич тә китмәсен.

Шат елмаеп каршы ал син

Гомереңнең һәрбер иртәсен.

Авырлыклар бер дә кичермә син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен көннәрең.

Иң изге теләкләр белән әниең. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев