Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үзәк авылында яшәүче әниебез САЛИХОВА ДАНИЯ ГАЛИӘСКӘР КЫЗЫна 12 февральдә 80 яшь, ә әтиебез САЛИХОВ ХӘЙДӘР ХӘБИР УЛЫ белән гомер итә башлауларына 60 ел була.

12 февраля 2020, 11:24

614

0

0

Үзәк авылында яшәүче әниебез САЛИХОВА ДАНИЯ ГАЛИӘСКӘР КЫЗЫна 12 февральдә 80 яшь, ә әтиебез САЛИХОВ ХӘЙДӘР ХӘБИР УЛЫ белән гомер итә башлауларына 60 ел була.

Киң күңелле, сабыр холыклы, тырыш әниебезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кояш нурларының иң назлысын, шатлыкларның чиксезен, улларыңның, киленнәреңнең, оныкларыңның һәм дә оныкчыкларыңның игелеген күрергә язсын. Безгә акыллы киңәшләреңне биреп, әти белән бергә яшә әле, әни, яшә йөзгәчә. Тигез тормышта бәхетле яшәвегезне, бергә озак гомер итүегезне телибез.
Бәхетле бул, әни, рәхәт яшә,
Читләп үтсен кайгы-борчулар.
Гел шатлыклар гына алып килсен,
Һәр туачак матур ал таңнар.
Сәламәтлек сине ташламасын,
Болыт капламасын көннәрне.
Яшә, әни, бик озак, шатлык белән
Син бит безгә бик тә кадерле!


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәйдәр, улларың Наис, Илгиз, киленнәрең Зәйтүнә, Дамира, Алсу, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X