Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үзәк бистәсендә яшәүче ХӘЙДӘР ХӘБИР УЛЫ САЛИХОВның 22 мартта туган көне

22 марта 2021, 10:40

653

0

0

Үзәк бистәсендә яшәүче ХӘЙДӘР ХӘБИР УЛЫ САЛИХОВның 22 мартта туган көне

Кадерле әтиебез!

Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык, тормышыбызның күрке булып озак яшәвеңне телибез. Без сине көчле рухлы, үткен фикерле, зирәк акыллы, кирәк чакта кырыс та, гадел дә, намуслы булганың өчен яратабыз. Әни белән тигезлектә, балаларыгызның ягымлы карашларын тоеп, оныкларыгызны, оныкчыкларыгызны сөеп, матур гомер кичерегез!

Туган көнең белән котлап,

Зур бәхетләр Сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген Сине без!

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшәгез, утын сүндермичә,

Балаларың үскән ояның.

 

Сезгә иң изге теләкләр белән улларың Наис, Илгиз, киленнәрең Зәйтүнә, Дамирә, Алсу, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X