Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үзәк бистәсендә яшәүче ШИҺАБЕТДИНОВА ЗӨЛФИРӘ ӘБРИК КЫЗЫның 16 июнь көнне 50 яшьлек юбилее

16 июня 2020, 11:06

1672

0

0

Үзәк бистәсендә яшәүче ШИҺАБЕТДИНОВА ЗӨЛФИРӘ ӘБРИК КЫЗЫның 16 июнь көнне 50 яшьлек юбилее

Кадерле туганыбыз!

Табигатьнең иң матур мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син кадерле кешебез. Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшеп, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче. Алдагы гомер юлларыңны шулай сау-сәламәт, күтәренке кәеф, тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа.

Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,

Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.

Кояш кебек балкып яшә,

Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.

Булсын ул илле тулсын ул илле

Бәхет бизәсен якты күңелне.

Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,

Җырлап каршы ал тагын иллене.

 

Иң изге теләкләр белән Әхмәдиевлар, Әхмәтҗановлар гаиләсе.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев