Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Борыч: утыртабыз, күчерәбез, үстерәбез!

Электрон адресыма “Татарстан яшьләре”н укучылардан шактый күп хат килә. Телефоннан чылтыратып киңәш сораучылар да байтак. Әйтик, Казаннан Хәлимә ханым: “Тәрәзә төбендәге тартмаларга февраль уртасында чәчкән ачы, баллы борычларым тишелеп чыкты, аларны кайчан пикировкаларга ярый?” – дип сорый. Җавап бик гади. Ике чын яфрагы чыккач берәмләп күчереп утыртырга, үсеш ноктасын тирән күмдермәскә кирәк. Күчергәндә тамыр очы бөкләнеп калмасын өчен, тирәнрәк савыт сайлавыбыз хәерле. Үсентеләргә җылы суны аз-азлап сибәргә, туфракның өске катлавы катып китмәсен өчен, йомшарткалап торырга кирәк.

Чаллыдан Тәгъзимә ханым: “Баллы борычны ачык грунтка кайчан күчерергә ярый?” – дип кызыксына. Баллы борыч – җылы як культурасы, шунлыктан, җирдә туң катламы эреп, түтәлдәге туфрак тәмам җылынып җиткәнче, һаваның көндезге температурасы плүс 20-25 градус булганчы ачык грунтка чыгарып утыртмавың хәерле. Әгәр ашыгып эш итсәк, тамырларына салкын тию сәбәпле, рассаданың гомуми үсеше тукталачак, димәк, борыч уңышының шактый өлеше югалачак. Гадәттә, кыраулар срогы узгач, июньнең уннарыннан соң, тотрыклы җылы һава торышы күзәтелә. Шулай да борычлар өстенә дугалар бастырып куеп, тукылмаган материал тарттырып, япманы иртән ачып, кичкә ябып матавыкланырга туры киләчәк. Җылытылган парник яки ышанычлы теплицагыз булса, тәрәзә төбендә үстереп, балконда чыныктырылган кәлшәләрне майның беренче атнасында ук күчерергә ярый.

Сабадан Гөлзада туташ: “Узган җәйдә баллы борычларымның буе озын, сабагы нечкә булды, көчле яңгырлар ява башлагач, җиргә үк сузылып яттылар, чәчәкләре коелды. Күпме хезмәтем әрәм китте, уңышсыз калдым, диярлек. Кайда хата җибәргәнемне ачыклыйсым килә. Әллә дөрес утыртмадыммы икән?” – дип сорый. Рассада үстергәндә, аңа яктылык һәм җылылык җитеп бетмәгән, шуның өстенә, кирәгеннән артык куе утыртылган булган, күрәсең. Борыч күләгәле урында үссә дә сузая. Борыч үсентесе ике яфрак чыгаргач, пикировка ясап, һәрберсен аерым стаканга күчереп утырту отышлы. Түтәлгә утыртканда, стаканны авыштырып, үзе үскән балчыгы белән күчергәндә, тамырлары зарарланмый, яңа урында ул тиз тернәкләнеп китә. Борычны стаканда үскәннән тирәнгәрәк утыртырга ярамый. Даими урынга күчергәндә, аның тамыр муентыгын күмдермәү зарур. Түтәлдәге рәт аралары кимендә 60 см, ә үсенте аралары 25-30 см калса әйбәт. Таралып үсүче, озын буйлы гибридларның арасын тагын да иркенрәк калдырырга ярый. Борыч үсентеләренең тамырлары туфракның өске катламына таралып урнашканлыктан, үсентене көчле җилләр аударуы, ботакларын сындыруы ихтимал. Мондый хәл килеп тумасын өчен, аларны казыкка бәйләргә кирәк. Моңа аеруча гибридлар мохтаҗ. Бер ояга, ара калдырып, ике үсенте утыртып, икесен бер казыкка бәйләргә була.

Кайбычтан Гөлгенә әби: “Былтыр теплицадагы борычларыма суны кинәнеп, башларыннан коендырып, төпләренә су җыелып торганчы шлангтан сиптем. Ләкин чәчәкләре, ярала башлаган җимшәннәре коелды. Уңыш аз чыкты. Быел әллә бөтенләй утыртып матавыкланмаска инде?” – ди. Борычны утыртырга, даими кулланырга кирәк, чөнки ул сәламәтлек өчен бик файдалы яшелчә. Су сибүгә килгәндә, әбекәй артыгын тырышкан. Аңа бары тик кояшта җылытылган йомшак суны, сабакларын чылатмыйча, саклык белән төпләренә яки рәт араларындагы буразначыкка гына сибәргә ярый. Баштанаяк коендырып, сез аның җимшәнендәге серкәләрен юдырып төшергәнсез. Шлангтан салкын су сиптерсәк, бу нәзберек җылы як кунагына хәтта җәй уртасында суык тиеп, чирли башлаячак. Борыч суны бары тик җылытып, атнага ике мәртәбә, аз-азлап сипкәнне ярата. Дым яхшы саклансын өчен, төбен салам яки кипкән печән, черемә, иске пычкы чүбе, кипшенгән чүп үләннәре белән мүлчәләп кую отышлы. Иң җайлысы: кояшта торган җылы сулы мичкәдән түтәлдәге үсемлекләр арасына тишекле шланглар сузып куеп, тамчылап сугару. Төбе киселгән, бөкеләренә тишекләр тишелгән 3 яки 5 литрлы пластик шешәләрнең астын өскә әйләндереп үсемлекләр арасына батырып, шуларга җылы су тутырып кую да отышлы алым.

Казаннан Анна түти: “Узган җәйдәге озакка сузылган яңгырлар сезонында, борычларымның төпләре катып китмәсен дип, түтәлләрне яхшылап китмәнләп, туфрагын тирән итеп йомшартып чыккан идем, яхшы булмады. Үсентеләремнең кайберләре кипте, корыды, кайберләренең яфраклары саргайды, чәчәкләре сулды. Нишләп шундый хәл килеп чыкты икән?” – дип сорый. Борычларның төбен атна-ун көнгә бер мәртәбә йомшартып тору мәҗбүри. Тамырларын ялгыш кисеп, үсемлеккә зыян китермәс, аларны һәлак итмәс өчен, бары тик 2 см тирәнлектә генә йомшартырга ярый. Әгәр мүлчәне кызганмыйча салсагыз, үсемлекнең төпләрендәге туфрак кабыкланып катып китми, йомшартмаска да була.

Зәй районында яшәүче Елизавета түти: “Теплицамның бер башына ачы борыч, икенче читенә баллы борыч, араларына баклажан утырткан идем. Баллы борычым тәмсезләнгән, ачысының үзенә хас әче тәме югалган. Әллә алар үзара серкәләнә микән?” – дигән сорау юллаган иде. Дөрес чамалагансыз, борычлар бер-берсен серкәләндергән, шунлыктан сортларына хас үзлекләрен югалткан. Әгәр баллы борычның берничә сортын бер теплицага утыртсагыз, нектар җыючы умарта кортлары, төрле бөҗәкләр ярдәмендә үзара серкәләнүләре аркасында, уңышыгыз мулрак булачак. Ә ачы борычны икенче теплицада үстерегез. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, ачык грунтка чыгарып, өстенә япма ябып, бакчаның икенче читендә үстерергә туры киләчәк.

Теләчедә яшәүче Фәнисне борычларны ничек ашларга дигән сорау кызыксындыра. Борычлар азотлы, калийлы ашламаларны яратсалар да, фосфорлысын чамасын белеп, аз күләмдә генә кертү кирәк. Ун-унике көнгә бер мәртәбә, 1:6 нисбәтендә су белән сыеклатылган сыер яки тавык тизәге (1:15) эремәсе, ачытылган кычыткан төнәтмәсе, агач көле белән ашлау уңай нәтиҗә бирә. Түтәлгә чи тирес кертә күрмәгез, җимешләре чери башлаячак. Микроэлементлар сиптереп, уңышны арттырып була.

Тәтештән Галиәхмәт абзый: “Узган көздә борычларым өлгереп килгәндә, аларга корткычлар ябырылды. Гөблә, көя төште. Кайберләре сабакта ук череде. Борычка нинди препаратлар сиптерергә ярый икән?” – дип сорый. Чирләрне алдан кисәтү максатыннан, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртканнан соң, бакыр катнашкан препарат белән эшкәртү хәерле. “Ридомил”, “Ордан” кебек системалы препаратлар куллану да отышлы. Галиәхмәт абзый очрагында, уңыш өлгереп килгән вакытта бары тик табигый чаралар кулланып: үсемлекләрнең өсләренә тәмәке оны, сарымсак, әрем яки көл төнәтмәләре бөркеп, корткычларны юк итәргә була.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан

Чыганак: Татарстан Яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев