Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Алар Җиңү көнен якынайткан

Геройлар безнең арада.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарның сафы сирәгәя. Олы Нырсы авылында сугыш ветераны Алексей Писарев яши. Аңа быел 99 яшь тулды. Олы Мирәтәк авылы егете 17 яше тулуга туган илен сакларга чыгып китә. Аңа Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә. Туплар тавышы, якын дусларга әйләнгән иптәшләрен мәңгегә югалту ачысы аның хәтерендә кичә генә булган кебек. Төннәрен әле дә сискәнеп уяна. “Сугыш, сугыш инде. Кабатланмасын иде дә. Тынычлык кирәк илгә”, - диде ул авыр сулап. 1943 елда сугышка чыгып киткән райондашыбыз илгә җиңү таңы атканнан соң да тиз генә кайтып җитә алмый. Япония самурайларын җиңгәннән соң туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Ветеран әйтүенчә, аңа сугыш кырында авырлыкларны җиңәргә туган якларыннан килгән сәлам хатлары көч биргән. “Сугыш вакытында озаклап өйрәтеп тормыйлар. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уздым. Хезмәт итү дәверендә зур танклар йөрттем. Сталинград фронтында оборона тотарга туры килде”, - диде сугыш турында сөйләргә яратмаган ветеран. 9 май – Җиңү бәйрәме аның өчен иң кадерле көн. Алексей Писарев сугышчан дусларын искә ала, Җиңү Парадында катнаша. Райондашларыбыз аның башкаруында шигырьләрне яратып тыңлый. Кечкенәдән Алексей спортны ярата. Сугыштан кайткач та спорт белән дуслыгын ташламый. Өлкән яшьтә дә мотоцикл белән йөргән, 80 яшендә дә велосипедта җилдергән. Авылдашлары аның кышын тимераякта йөргәнен яхшы хәтерли. Арчада механизаторлар өчен махсус курслар тәмамлап, таныклык ала һәм басу-кырларда иген үстерә. Хезмәтен яратып, намус белән башкара. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткерә, умартачылык өлкәсендә дә күрсәткечләре яхшы була. Бригадир вазифасында да җитәкчелек һәм авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Лаеклы ялга чыккач та хезмәттән туктамый. 70 яшенә кадәр ат җигеп, механизаторларга төшке аш чыгара. Бүген дә хөрмәтле ветераныбыз актив тормыш рәвеше алып бара. Район, республика күләмендә үткәрелгән сәнгать бәйгеләрендә катнаша һәм көченнән килгәнчә гаиләсенә ярдәм итә.

 В начале июля 1931 года в селе Абди родился мальчик, которого назвали Петром. Когда началась война, дети стали самостоятельными, работали наравне со взрослыми, оставаясь при этом детьми. Днем работали в поле, в лесу, на ферме, вечером уезжали в ночное - пасти лошадей. Мальчишки и девчонки военной поры… Сколько испытаний выпало на их долю.  Деревенский мальчишка Петя, пережив войну, тогда еще не знал, что главное испытание его ждет впереди, что будет еще одна  “война” после войны. В 1951 году его призвали в ряды Советской Армии, он служил в г. Москве, в Кремлевском гарнизоне. Высокий, статный, с настоящей военной выправкой, именно такие бойцы должны были служить в одном из лучших гарнизонов страны, и именно им было поручено дело, требующее от бойцов ответственности и смелости. Через некоторое время Петра Никитина перебросили на Украину, на борьбу с бандеровцами. Это продолжалось до 1959 года. По воспоминаниям Петра Павловича:  “Когда командование отправляло нас на задание, то прощались с нами, как будто бы навсегда, а после задания встречали нас как своих детей”. Он участвовал в ликвидации бандформирований на Западной Украине. Вернувшись из рядов Советской Армии, Петр Павлович женился на Калининой Клавдии Александровне. В семье Петра и Клавдии родилось шестеро детей. Зимой, в мороз и пургу, на своем стареньком тракторе  “Беларусь”, возил комбикорм для животных со станции Шемордан, а летом участвовал в заготовке кормов для скота. Осенью - уборка урожая, и он среди передовиков. Вот так - незаметно промелькнула целая жизнь. На заслуженный отдых ушел из Абдинского лесничества. Петр Павлович имеет много наград за свой плодотворный труд. В настоящее время Уважаемый Петр Павлович проживает в селе Абди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев