Бөек Ватан сугышының беренче көне - истәлекләрдә
235
0
Ел саен, 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көнне, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
1940-1941 еллардагы бик салкын кыштан соң Мәскәүдә җылы җәй башлана. 1941 елның 22 июне 200 миллионнан артык совет гражданы өчен иң гади ял көне булырга тиеш була. Алар "Сердца четырех" комедиясенең премьерасына яки "Динамо - ЦДКА" матчына билетлар алган булыр иде, балаларын музейга яки зоопаркка алып барып кайтырлар иде яки дусларын һәм туганнарын өйләренә чакырып кунак итәрләр иде... Әгәр, халык тарихында иң куркыныч сугыш башланмаган булса… Әлеге сугыш бер генә совет гаиләсен дә читләтеп узмый. Бу куркыныч вакыйгалар турындагы истәлекләр, гаилә тарихлары, фоторәсемнәр, сугышта катнашучыларның хатлары белән буыннан-буынга тапшырылып килә.
Сезнең тәкъдимгә 1941 елның 1 гыйнварендә ачылган гражданнар җыелышлары һәм авыл советы утырышлары беркетмәсенең бер өлешен куябыз. Мәсәлән, Татарстан АССР Теләче районы хезмәт ияләре депутатларының Тәмте авыл советы сессиясенең 6 утырышының 5 номерлы карары. Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган. Беренчесе – урып-җыюның барышы һәм хөкүмәткә икмәк тапшыру турында. Барлык мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң карар болайрак чыккан:
- Авыл советына караган һәр колхозның председательләрен һәм бригадирларын мәҗбүр итәргә: Барлык колхозчыларның картын һәм эшкә яраклы балаларын эшкә тартуны оештырырга, бигрәк тә балалы хатыннарны эшкә тартырга ирешергә, моның өчен ясле площадкаларга аерата игътибар биреп барырга...
«Сегодня, в 4 часа утра, без предъявления каких-либо претензий к Советскому Союзу, без объявления войны, германские войска напали на нашу страну, атаковали наши границы во многих местах и подвергли бомбёжке со своих самолётов наши города…» дип башлый совет гражданнарына мөрәҗәгатен СССРның халык комиссарлары советы рәисе урынбасары һәм чит ил эшләре халык комиссары В. М. Молотов. Һәм ул сүзен болай дип тәмамлый: «Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами». Бу белдерү бөтен җирдә совет матбугатында басылып чыга.
Фотода Нуретдин Шәмсевәлиев морза аппараты янында, июнь, 1941 ел
Бу елларны Теләче районы элемтә конторасында райондашыбыз Нуретдин Шәмси улы эшли. Ул 1935 елда Олы Нырсы авылында тулы булмаган урта мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлаган.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1935 елның июненнән 1937 елның ноябренә кадәр “Ак чишмә” колхозында туган авылында хезмәт куя. 1937 елның ноябреннән 1938 елның мартына кадәр ул Татарстан АССРның Мамадыш шәһәрендә телеграфчы-морзистлар курслары курсанты була. 1938 елның мартыннан 1942 елның ноябренә кадәр Теләче районы элемтә конторасында телеграфчы-морзист булып эшли. Нәкь менә аңа сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәрне телеграф аша кабул итәргә туры килә.
Ул елларны ул болай дип исенә төшерә: «Дәһшәтле 41 ел, 22 июнь , якшәмбе. Мин Теләче районының элемтә конторасында морза апппаратында телеграфист булып эшли идем. Минем белән эшләүче Теләче кызы Клавдия Ивановна чираттагы ялга, отпускага үзенең якыннары,туганнарына Мәскәүгә киткән иде… »
Сезнең игьтибарга тулы язманы куябыз..
1942 елның ноябрендә Нуретдин Шәмсевәли улы үзе теләп сугышка китә. Нуретдин Шәмсивәли улы, үзе әйтмешли, бөтен сугышны Германиягә кадәр узган. Аның истәлекләрендә бик кызыклы фактлар бар.
1946 елның августында Нуретдин Шәмсивәли улы СССР Югары Советы Указы нигезендә демобилизацияләнгән. Ул туган авылына кайта. Һәм 1946 елның октябреннән 1950 елның апреленә кадәр Теләче районы военкоматында эш башкару мөдире булып эшли.
1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 млн. 600 мең кеше тәшкил иткән дигән мәгълүматлар бар, хәер, әлеге санны тагын да күбрәк булган дип тә фаразлыйлар. Һәр елны, менә шулай әлеге вакыйгаларны искә алуыбыз илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бер өлеше генә. Без аларны онытмаска, аларның батырлыкларын буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз!
Барлык тарихи мәгълүматлар район Архивындагы документлардан алынды.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев