С. А Ковпак берләшмәсендәге элеккеге политрук Л. Е. Кизя: «Ул Алтын Йолдыз булмаса да, чын герой иде»
Районыбызның Олы Кибәхуҗа авылы легендар Сидор Артемьевич Ковпак җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә сугышкан татар халкының тугърылыклы улы Морат Әхмәтсафа улы Мостафинның туган авылы.
Морат абыйның бердәнбер, бик яраткан кызы Флёра апа бүген Казан шәһәрендә Дәрвишләр бистәсендә кызы Сания апа белән гомер кичерә.
Бәйрәм көннәрендә Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин, һәм авыл җирлеге сәркәтибе Гөлнара Мөхәммәтҗанова аларның хәлләрен белеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрик итеп кайттылар.
Морат Мостафин турында С. А Ковпак берләшмәсендәге элеккеге политрук, Украина ССР Югары һәм махсус урта белем министры урынбасары Л. Е. Кизя әйткән сүзләр:
- Мин Мостафинны яхшы белә идем, аның белән күп мәртәбәләр сугышта булдым. Мостафин кыю, Ватанга чиксез бирелгән егет иде. Ул Алтын Йолдыз булмаса да чын герой иде.
1942 елның 25 маенда, Украина җирен азат итү өчен көрәшкәндә геройларча һәлак булган батыр егетне Шараповка авылы янындагы Спадшань урманындагы туганнар каберлегенә күмәләр.
Сеңлесе Ләбибә ханым сөйләгәннәрдән:
- Әтиебез Мостафин Әхмәтсафа укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа колхозында башта агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз председателе булып эшләде. 1943 елны авырып үлде. Әниебез Зәйнәпбикә 80 яшькә кадәр яшәде...Морат абыем 1916 елда туган. Берничә еллар укытучы булып эшләде. Саурыш, Олы Кибәхуҗа һәм Югары Кибәхуҗа авылларында укытты. Аннан соң Теләче районы газетасына күчерделәр. Армиягә шуннан алынды. Армиядә укырга керде. Укуын тәмамлагач, политрук урынбасары булып хезмәт итте. Сугышның башында ук аны фронтка җибәрделәр. Бик озак вакытлар хаты килми торды. Ниһаять. 1942 елның 2 маенда язылган хатын алдык. Бу аның соңгы хаты булды. Без аның яшьтән үлеп китүенә еласак та, .фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыкларына горурланабыз.
Ә монысы Морат Мостафинның авылга язган соңгы хаты:
«Дошман тылыннан хат. Исәнмесез!
Барыгызга да сагынып сәлам. Күрше-колан, кардәш - ыруларның барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында—үзем исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Узган елның октябреннан бирле үзем дошманның тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән безнең көрәш аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана килә.Без фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая керер урыннарын таба алмыйлар, алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр, яндыралар. Без юк урынга барып чыгып, авылларны барлык халкы белән утта яндыралар. Партизан исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала... Шулай без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, усло- виелар яхшыра. Ярый. хуш. сау булыгыз. Без хәзергә Украинаның Сумская облас- тенда. Барыгызга да яхшыдан яхшы теләк теләп калам. Тигез яшәгез, һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл Армиябезнең кулын кысарбыз. Картлар да, хатын- кызлар да, бала-чагалар да — бар да безгә булышалар. Тирән дошман тылында сезне сагынып кулыгызны кысучы улыгыз— партизан Морат. Хушыгыз. 2.V 42 ел»
Хәзерге вакытта Олы Кибәхуҗа авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә аның исеменә истәлек тактасы куелды (2016 елның 7 мае).
Шулай ук, авылда урнашкан Морат Мостафин укыган һәм соңыннан үзе үк укыткан башлангыч мәктәп тә аның исемен йөртә. 2000 елның 8 маенда Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан әлеге мәктәпкә батыр якташыбыз, каһарман мөгаллим Морат Мостафин исеме бирелде. Тантанада заманында М.Мостафин чакыруы буенча Теләче район газетасына эшкә килгән һәм аның хәер-фатихасы белән тормышта үз юлын тапкан зур шәхес , шулай ук әлеге авылда туган Яхъя Абдуллин, мөхтәрәм профессор Васил Гарифуллин, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, район җитәкчеләре, Батырның хәләл җефете, сеңлесе, кызы, оныклары, бик күп авылдашлары, укытучылар һәм укучылар катнашкан иде. Горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев