Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Хатирәләр кабат яңара (район бәйгесе кысларында)

Бөек Ватан сугышындагы Бөек Җиңү көне бездән ераклаша барган саен, ул еллардагы хатирәләр күңелдә ешрак яңара.

 2025 нче елда Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, мин дә үзебезнең җирлектәге сугыш һәм тыл ветераннары турындагы истәлекләрне барларга булдым. Шуларның берсе - Салихов Габделвагыйз Салих улы. Ул 1939 нчы елны армияга алына, ә 1941 нче елны исә армиядән туры фронтка җибәрелә. Дәһшәтле сугыш елларында  пулемётчы була һәм Мәскәү янында барган канкойгыч сугышта катнаша. Фронтта 2 мәртәбә каты яралана һәм госпитальдән соң тернәкләнү өчен туган ягына – Олы Мәтәскә авылына кайтарыла. Сәламәтләнгәч, яңадан үзе теләп сугышка китә.

   Ниһаять, көтеп алынган Җиңү көне җитә.  Тик сугыш Вагыйз абый өчен 1945 нче елның 3 нче сентябрендә генә тәмамлана. Аннан соң да ул бер елдан артык Кытайда була әле. Туган авылы Олы Мәтәскәгә Вагыйз Салихов 1946 нчы елда гына әйләнеп кайта. Сугышта кылган батырлыклары өчен куп кенә рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнә. Аның күкрәген “Батырлык өчен”, “Сугыштагы хезмәтләре өчен”, “Будапештны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре бизи. Ул Октябрь революциясе ордены,  Ленинның 100 еллыгы уңаеннан Юбилей медале белән бүләкләнгән.

   Укучылар белән очрашуда Вагыйз абый сугыш турында бик күп хатирәләре белән бүлешә иде. “Әйе, яшьлегемнең иң матур, ямьле чаклары канлы сугыш елларына туры килде. Әлбәттә, сугыш афәте сорап килми. Ватанга куркыныч янаганда, яшьлек белән исәпләшеп торып буламы соң?!”

   Әлеге истәлекләр мине тирән уйлануларга мәҗбүр итте: бөек Җиңү ансат кына бирелмәгән. Озын, авыр, күп югалтуларга китергән еллар... Зарыгып көткән шушы Җиңү көне килсен өчен күпме гомерләр өзелгән. Җиңү һәм көрәш юлы озын һәм авыр булган.  Батыр совет солдаты бу юлны дан белән узган һәм җиңү яулаган. Мин шундый якташларым булу белән чын күңелдән горурланам.

  Күпләрнең күңеленә җәрәхәт салган бу елларда тылдагы кешеләрнең  кылган тырышлыкларын онытырга ярамый. Минем бабамның туганы Низамова Саимә  Сафа кызы турында сөйләгәннәре истә калган. Ул 1919 нчы елны Саба районы Югары Мәтәскә авылында дөньяга килә. 13 яшеннән “Комбайн” колхозында эшли башлый. Әтисе сугышта үлеп, яшьтән ятим кала. 17 яшендә аны Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. 21 нче яшендә аннан кайтып, ат караучы булып эшкә урнаша. Ачлык вакытында черек бәрәңге, сәрдә, алабута эләксә, алар шуңа сөенеп яшәгәннәр. Ул Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

         2025 нче елда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 80 ел тула. Безнең тыныч киләчәгебез өчен көрәшкән каһарманнарыбызның истәлеген саклау-һәркемнең изге бурычы. Гасырлар узган саен, илебез өчен иң бөек бәйрәм булып калачак бу көнне безгә әби-бабаларыбыз бүләк иткән. Алар батырлык үрнәкләре белән безнең өчен һаман яшь, безнең күңелләрдә шул батырлыкны дәвам иттерүче кадерле кешеләр булып яшәрләр. Мин ышанам, 1945 елның

9 нчы маеннан соң ничә ел узса да, кешеләр бу бөек, бөтенхалык бәйрәмен хөрмәтләр, һәлак булганнарны искә алырлар һәм сугышта  катнашкан туганнары белән горурланырлар. Бу хәтер мәңгелек, ә геройларның даны үлемсез!

 

Татарстан Республикасы Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге  Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәрләмова Азалия Рамил кызы. Җитәкчесе: туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев