1 июнь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында торнадо булган (ФОТО, ВИДЕО)
Бүген җәйнең беренче көне һава торышы ягыннан караганда бер дә тыныч кына узмый. Татарстан буйлап гарасатлар, давыллар уза, коеп яңгыр ява. Чирмешән районында, мәсәлән, чын торнадо булган, тирә-якка зыян да салган. Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарына гарасат бүген аеруча зур зыян салган. Белгечләр һава торышы начар шартларда ерак юлларга чыкмаска,...
-
Халыкара балалар көне уңаеннан Теләчедә бәйрәм чаралары узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 1 июнь - Халыкара балалар көне уңаеннан Теләченең Үзәк паркында балалар өчен махсус бәйрәм чаралары булып узды. Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде.Үзенең чыгышы азагында ул республикакүләм "Алтын каләм" иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар: Алан урта...
-
Илфак Шиһаповның ашыкканын сиздем, әмма бу кадәр тиз китәр, дип уйламадым - И.Фәйзрахманов
"Илфак Шиһапов кыю журналист булды, халыктан яшерер сере юк иде", - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган журналист, озак еллар телевидениедә эшләгән, хәзер "Безнең гәҗит" газетасының оештыручысы һәм баш редакторы булган Илфат Фәйзрахманов. "Мин Илфак белән инде күп еллар таныш. Ул бик көчле мәкаләләр яза иде. Аның "Җүләрләр йорты" дигән...
-
"Яшел почмак" фотобәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле
Хөрмәтле дуслар, бүген, 1 июнь көнне, иртән "Теләче" сайтында 18 апрельдән дәвам иткән "Яшел почмак" фотоконкурсы төгәлләнде. Конкурсны үткәрүебезнең максаты - райондашларыбызның өйләрендәге матурлыкны башкаларга да күрсәтү, һәркем алардан үрнәк алып, һәр кешенең күңелендә гүзәллеге белән таң калдыра торган яшел почмаклар булдыру теләге уяту иде. Бәйге сайтыбызны укып баручылар арасында...
-
Кабат шартлау, кабат корбаннар...
2013нче елның 21 октябрендә Волгоград шәһәре Кызыл Армия районының "Урман хуҗалыгы базасы" тукталышында пассажир автобусында шартлау булган иде. Нәтиҗәдә, ул вакытта алты кеше үлде, 29 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Шартлау вакытында автобуста җәмгысе 40 кеше була. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитеты тарафыннан "Террористик акт", "Үтерү"...
-
Түбән Саурыш авылында яшәүче, 30 апрель көнне килеп чыккан янгында йортларын югалткан Борханетдиновлар гаиләсеннән аларга ярдәм иткән кешеләргә Рәхмәт Хаты
30 апрель көне гаиләбезгә котычкыч фаҗига алып килде. Ярты сәгать эчендә бөтен мал-мөлкәтебез янып, күмергә әйләнде. Шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузган Олы Мишә урта мәктәбе, Баландыш төп мәктәбе коллективларына, күршеләребезгә, бигрәк тә Шәймәрданов Фәнүс гаиләсенә, авылдашларга, якын-тирә авыл кешеләренә, мәчет картларына, Фәтхуллин Гыйльван абый гаиләсенә, авыл җирлеге башлыгы Маннанов...
-
Энцефалит таратучысы талпан кадалу ни өчен куркыныч һәм кадалса ни эшләргә кирәк? Инструкция
Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала. Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары...