2 февраль 2016 яңалыклары
-
Рифкать Зыятдин улы Шәфыйков Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Күптән түгел районыбызның танылган шәхси эшмәкәре Рифкать Зыятдин улы Шәфыйков Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рифкать Зиатдин улы әлеге олы бүләккә иганәчелек эшчәнлеге өчен лаек булган. Якташлары - Кибәче авылы халкы аны үз химаясына чишмәләр төзекләндерүче, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл-обелиск төзеткән,...
-
Дару сайлаучылар өчен: кыйммәтле даруның очсызлы аналогы исемлеге
Бүген, яшерен-батырын түгел, кулланучыларга даруханәләрдә чит илдә җитештерелгән кыйммәтле дару "төртергә" яраталар. Гаеп даруханә хезмәткәрендә генә түгел, ә үзебезнең кыйммәтле даруга өстенлек бирүдә дә. Кыйммәт булгач, сыйфатлырак, янәсе. Әмма үзебезнең илдә җитештерелгән дарулар чит илнекеннән бәя буенча гына аерыла, ди фармацевтика белгечләре. Бу уңайдан кыйммәтле даруларның очсызлы аналогларының исемлеген тәкъдим...
-
Россиядә 9 меңләп мәктәп карантинга ябылган
Грипп һәм кискен тын юлы авырулары кискенләшү сәбәпле, Россиядә 9 меңгә якын мәктәп һәм 1600дән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Бу хакта илнең баш дәүләт сантиар табибы Анна Попова җиткергән. Аның сүзләренчә, якын арада авыру йоктыручылар саны кими башларга мөмкин. Грипп һәм кискен тын юлы авырулары 74 төбәктә эпидемия чиген...
-
Февральдә Татарстан халкын өстәмә ял көтә
Февыральдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә. 23 февраль, сишәмбе, эшләми торган көн булачак. Бу көнне россиядә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Гомумән алганда 2016 елда республика халкы 243 көн эшли һәм 123 көн ял итәчәк. Интертат
-
Яман чирне алдан ачыклап була: дүрт төп билгесе
Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый. Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә. Иң төп билгеләренең берсе - тән температурасының нормадан югары, 37,0 - 37,5 градус тирәсендә, булуы санала икән. Галимнәр фикеренчә,...
-
Күңелсез иртә: Әлмәт районы авылында янгын чыккан
2 февраль иртәсе Әлмәт районы Рус Акташы авылы өчен күңелсез башланган. Янгын сүндерүчеләр шушы минутларда Рус Акташы авылында зур таш йортта чыккан янгынны сүндерү белән мәшгуль. Әлегә зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүмат юк, дип яза "Әлмәт таңнары". Интертат
-
Дөньяда 1 миллиардтан артык кеше Whatsapp хезмәтеннән файдалана
Кәрәзле телефоннар өчен булдырылган WhatsApp мессенджерыннан файдаланучыларның саны 1 миллиардтан артып киткән. Бу хакта Facebook компаниясенә нигез салучы Марк Цукерберг җиткергән. - Хәзерге вакытта миллиард кеше "Whatsapp"ны куллана, - дигән ул. - Дөньяда миллиардтан артык кулланучысы булган берничә сервис кына бар. Әлеге чик - бөтен дөнья белән элемтә урнаштыруга таба...
-
Яшел борчак банкасында – кәрәзле телефон
Төзәтү колониясенә кәрәзле телефон кертергә теләүчеләрнең кырын гамәленә чик куелган. Түбән Кама кешеләре Казанның 18 нче номерлы төзәтү колониясенә сигез кәрәзле телефон һәм ике sim-карта кертергә теләгән. Әлеге "хәбәрләшү кораллары" яшел борчак консервланган тимер банкаларга яшерелгән була. Бу уңайдан тикшерү эше кузгатылган. Интертат
-
Олы Нырсыдан Рәдиф Галәветдинов физик тәрбия буенча олимпиаданың региональ этабында катнашты
28-31 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында Рәсәй күләм укучылар арасында физик тәрбия буенча олимпиаданың региональ этабы уздырылды. Безнең районнан Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Рәдиф Галәветдинов (укытучысы Марат Гаязов) әлеге олимпиадада катнашты һәм 5 урын алып, призер исеменә лаек булды. Рәдиф Галәветдинов мәктәп...
-
30 - 31 гыйнварда Әлки районында көрәш буенча узган Республика беренчелегендә Теләче командасы беренче өчлеккә керде
30 - 31 гыйнварда Әлки районында 2002-2004 елда туган егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Республика беренчелеге булып үтте.Барлыгы 18 команда,173 яшь көрәшче катнашты.Спорт мәктәбе тренеры Әскәров Венер җитәкчелегендә безнең районнан 10 көрәшче катнашты. Классик стильдә: Заббаров Адель(Баландыш),36 кг - 4 урында (тренеры-Залялиев Фанис Фаритович) Галимов Данил(Баландыш), 40 кг...
-
31 гыйнварда Аланда хоккей көне булды
"Хоккей играют настоящие мужчины, Трус не играет в хоккей." Әлеге җырны безнең буын вәкилләре тыңлыйдыр дип әйтә алмыйм, ләкин 31 гыйнвар көнне мәктәп әйләнәсен чорнап алган машиналарның берсеннән агылган көй мине үзенә җәлеп итте. Спортның бу төрен чын - чынлап үз итүчедер инде дип уйладым. Ә чын ир - егетләр...