2 июль 2015 яңалыклары
-
Питрау бәйрәменә килегез!
Шушы уңайдан Петровск авылы халкы 12 июль көнне барлык райндашларны Питрау бәйрәменә чакыра. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.
-
Гаилә көне
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан 8 июль көнне район ял паркында зур бәйрәм чарасы булачак. Чарада парлы яшьләр, гаиләләр катнашында төрле бәйгеләр, уеннар оештырылачак. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Максатларга ирешергә язсын!
Яшьлек кеше гомеренең иң гүзәл, бүгенге һәм киләчәк көнгә зур өметләр баглау чоры. Яшьлек ул мәңге үтмәс кебек тоелган иң бәхетле мизгелләр чоры. Гадәттә, без яшь буынны - илебезнең өмете, киләчәге дияргә яратабыз.
-
Сабыйлар сөенече
И сөенде, и куанды инде бу көнне сабыйлар... Берсе дә бүләксез калмады ич! Кайда булсын?! Баландышта инде... Бертуган эшмәкәр Рөстәм белән Самат абыйлары Мөхәммәтшиннар Сабантуйга җыйды бит үзләрен. Менә дүртенче ел инде алар бер кыш, бер җәй районыбыз балалары өчен бәйрәм үткәрәләр. Кыш көне, билгеле инде, балалар Чыршы бәйрәменә, Кыш...
-
Татарстанлылар өч көн ял итәчәк
Ураза бәйрәмендә Татарстан халкы өч көн ял итәчәк. Быел Ураза гаете17 июль көнне билгеләп үтелә. Изге бәйрәм җомга көненә туры килгәнлектән, биш көнлек эш атнасы графигы нигезендә эшләүчеләр, 17,18,19 июльдә ял итәчәк. Корбан бәйрәме исә 24 сентябрь - пәнҗешәмбегә туры килә.