2 август 2016 яңалыклары
-
Казан уртасында ЮХИДИ хезмәткәренең машинасы яна башлаган(ФОТО)
Бүген Яхин урамында көндезге 11:22 сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәре машинасына ут каба. Машинада булган 3 хезмәткәр тиз арада янгынны сүндерергә керешәләр һәм ялкынлана башлаган утны басалар. Янгын машинаның төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Интертат
-
Казанда яшәүченең BMW маркалы автомобилен тартып алганнар
Татарда, юрганыңа карап аягыңны суз, дигән әйтем бар. Еш кына без бу хакыйкатькә күз йомабыз. Әҗәткә мал җыеп, тиз генә рәхәт тормышка чыгу җаен карыйбыз. Ләкин нәтиҗә генә без көткәнчә булмый. Казан шәһәренең Яңа Савин районы суд приставлары башкалада яшәүченең BMW маркалы шәхси автомобилен тартып алды. Моның сәбәбе - машина...
-
Август ае да эссе булачак
Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак. Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина...
-
Татарстанда хәзер экстремаль климат
Соңгы елларда Татарстанда кышкы һәм җәйге температура сизелерлек күтәрелә бара . Шуңа да куркыныч гидрометеорологик күренешләр арта. Тикшерүләр китергән нәтиҗәләр буенча күп айларның температурасы һәм уртача еллык температура күтәрелә. Өстәвенә, кайвакытта - шактый сизелерлек. Соңгы елларда кышкы температура белән бергә җәйгесенең дә күтәрелүе сизелә. Куркыныч гидрометеорологик күренешләр республикада гына түгел,...
-
Казан аэропортында кораллы кешене тоткарлаганнар
Ул Таҗикстан гражданины булган. Кичә "Казан" халыкара аэропортында таможня контроле үткәндә Таҗикстан гражданинында пневматик корал табылган. Ир-ат SZ 206 Казан-Дүшәнбе рейсы белән туган ягына очмакчы булган. Коралга декларация булмаган. Таможня экспертизасын уздыру турында карар кабул ителгән. Интертат
-
Җырчы Вероника Кузнецова кияүгә чыга!
Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше нәкъ Верониканың җырындагыча "өлгер" булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма да каптырган, чәчәкләр дә иснәткән! Никах һәм туй август аена билгеләнгән. - Сөйгәнем - Казан егете, аның белән 1 ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен ул әти-әниләр каршында...