2 август 2017 яңалыклары
-
Биектау районында "Ока" машинасы сулыкка төшкән
Биектау районы Тимошкино авылында юл-транспорт һәлакәте булган - "Оак" машинасы сулыкка төшкән. Социаль челтәрдән кулланучылар әйтүенчә, су төбенә киткән транспорт чарасын коткаручылар ярга чыгарган. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
-
Камада баткан 14 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар
Кичә , ягъни 31 нче июль көнне13 сәгать 30 минутта, Яр Чаллыда яшәгән кыз, 16 яшьлек иптәш кызы белән су коеныр өчен, Кама буена килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бу урын йөзү өчен рөхсәт ителмәгән булган. 14 сәгать 30 минутта кыз суга кереп, 15-20...
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия: "Минем әле утырып елаганым да юк"
Хәния Фәрхи гомеренең соңгы көннәрен ничек үткәргән? Сәламәтлегенә бәйле нинди проблемалар кичергән? Аны ни өчен Казанда җирләгәннәр? Дистә еллар буе әнисен гастрольдән көтеп һәм аның гомере өчен куркып яшәгән Алия "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде. - Алия, Хәния апа тамашачысыннан риза-бәхил булып китте дип әйтә аласызмы? - Бу һичшиксез шулай. Ничек...
-
Эссе диеп, башың югалтма: Татарстанда суга батучылар һәм инсульт кичерүчеләр арткан, янгыннар ешайган
Җәй башыннан бирле зарыгып көткән эсселәр җитте, тик мондый матур көннәр белән бергә, күп гаиләләргә көтелмәгән бәла-казалар да килә. Су корбан сорый Мәгълүм булганча, эсселәр җитү белән, күп халык су буена агыла. Комлыкларда кызынып, тиешле урыннарда су коену бик яхшы, әлбәттә, тик кайвакыт кешеләр гап-гади кагыйдәләрне дә истән чыгара. Нәтиҗәдә,...
-
Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган
Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте. "Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга...