3 март 2026 яңалыклары
-
Ифтар мәҗлесе узды
Кичә «Туган авылым» комплексында, Рифкат Шәфыйков иганәсенә, район башлыгы Айрат Фатхуллин, Республиканың төп казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында Ифтар мәҗлесе булып узды.
-
Яңа законнар үз көченә керде
Республикада Дәүләт Советының унсигезенче утырышында кабул ителгән закон чыгару инициативалары гамәлгә ашырыла башлады. Үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү, такси пассажирларын йөртү, максатчан укыту, инвалидларны эшкә урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы җирләрен күчерү кагыйдәләренә кагылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
-
Питрәчтә күпфатирлы йортның түбәсе ишелгән
Питрәчтә җыелган кар күпфатирлы йортның түбәсен тишкән. Вакыйга Җиңүнең 65 еллыгы урамында була.