3 июнь 2017 яңалыклары
-
1 июнь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында балалар сабантуе булып үтте (ФОТОЛАР)
1 июнь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан, балалар сабантуе булып үтте. Сабантуйда бакча балалары, әти-әниләр, авыл кешеләре һәм Казаклар, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче балалар да катнашты. Сабантуйны үткәрү өчен 31 май көнне авыл эчендә бирнә җыю оештырылган иде. Бирнә бик күп җыелды. Сабантуйның беренче...
-
Иртәгә Татарстанда көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә
Татарстан Республикасы буенча иртәгә, 4 июньдә, республиканың көнчыгышында урыны белән төнлә һәм көндез - төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр, кайбер урыннарда секундына 23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Республиканың кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Казанда 4 июньдә...
-
Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
"Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте" - бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте. "Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. "Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз", - дип әйтте. Миннән...
-
“Үлеп терелгәннән соң, бөтенләй башка кеше булып яши башладым”
Дөньяда бернинди очрашу да очраклы гына булмый: йә ул сынау, йә Аллаһының бүләге. Тәнзилә апа белән танышып китүебезне мин нәкъ менә икенчеләр рәтенә кертәм. Үз-үземә урын, күңелемә тынычлык таба алмыйча бәргәләнгән, бернидә гамем калмаган көннәр иде ул. Редакциябезгә бер апа шылтыратып, үзен Тәнзилә абыстай дип таныштырды. Аның: "Газеталарыгыздагы гыйбрәтле язмаларны...
-
Элвин Грей Гөлназ Асаеваның туган көненә зур бүләк ясаган! [фото]
Бүген эстраданың яшь, талантлы, чибәр җырчысы Гөлназ Асаева туган көнен билгеләп үтә. Иң истәлекле бүләге белән җырчы социаль челтәрдә дә уртаклашты. 19 яшенә Гөлназга зур чәчәк бәйләме белән Айфон телефоны бүләк иткәннәр. Кем дисезме? Элвин Грей үзе! "Кич белән өйгә курьер зур чәчәкләр белән телефон китерде. Айфон 7 плюс, алсу...
-
Балаларны яклау көне уңаеннан Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында күңлле чара үткәрелде
1 июнь көнне Балаларны яклау көне уңаеннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында мавыктыргыч күңелле чара үткәрелде. Ә бәйрәмне исә шаян клоуннар алып бардылар. Балалар кызык конкурсларда катнаштылар.Бу көнне җинучеләр билгеләнмәде, бар балалар да җиңүчеләр дип йомгак ясалды.Шулай ук балалар асфальтка, кагазгә "Без тынычлык телибез!"темасына рәсемнәр төшерделәр. Аларның рәсемнәрендә балачакнын бәхетле...
-
1 июнь көнне Баландыш балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, башлангыч сыйныф укучылары "Бәхетле балачак" исемле концерт куйды (ФОТОЛАР)
1 июнь Россиядә генә түгел, ә башка күп кенә илләрдә дә Халыкара балаларны яклау көне буларак уза. Әлеге бәйрәм 1950нче елдан бирле үк үткәрелеп килә. Бу - зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең якты киләчәгебез балалар кулында. Шул нәни кешеләр безнең тормышыбызны төзүчеләр, аны алга таба үстерүчеләр. Шуңа күрә аларга дөрес...