4 август 2016 яңалыклары
-
Теләче юлында фура янган
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр турында мәгълүмат һәм янгынның сәбәбе ачыклана. М7 трассасы буйлап барган фурага Теләче районында ут каба. Машина "Магнит" кибетенеке була. Хәзер исә янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр хакында да әлегә мәгълүмат юк. Интертат
-
Район үзәк хастаханәсендә ремонт эшләре бара (+фотолар)
Бүген хастаханәнең терапия, педиатрия бүлекләрендә, подвалда ремонт эшләре бара. Стеналар агартыла, буяла, идәнгә плитка җәелә. Гомуми бинаның мәйданы 4835 квадрат метрны тәшкил итә. Шуның 2514 квадрат метрында төзелеш эшләре бара.
-
Айгөл Бариева бүлмәсенә чит ир-ат тәрәзәдән керергә уйлаган!
Бу арада Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева чит төбәкләрдә уза торган күп кенә Сабан туйларында катнашты. Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә узган Сабан туена баргач, җырчы белән кызыклы вакыйга килеп чыккан. Тыныч кына кунакханәдә ял итеп ятканда, Айгөлнең бүлмәсенә тәрәзәдән бер ир керә язган! - Бүлмәм кунакханәнең беренче катында гына иде. Кинәт...
-
Район полиция бүлеге өлкән оператив хезмәткәре ничек итеп ялган аракы сатучыны тотулары турында сөйли
Ялган аракыга каршы көрәш ни дәрәҗәдә генә катгый булмасын, контрафакт алкоголь белән сәүдә итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Бу мәсьәләдә безнең район да искәрмә түгел. Район полиция бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның алты аенда 98,012 литр исерткеч һәм составында спирт булган алкоголь продукциясе кулга төшерелгән. Нинди хокук бозу очраклары...
-
Шәтке авылындагы мәдәният йортын төзү эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе
Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан безнең районда Теләче һәм Шәтке мәдәният йортларында ремонт эшләре башкарыла. Соңгысын җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте төзүчеләре башкарды. Моннан тыш, быел республика программасы нигезендә Караширмә авылында 50 тамашачыга исәпләнгән авыл клубы сафка басты, федераль бюджет хисабына Үзәк бистәсендә...
-
Соңгы өч көнлектә урак батырлары булып танылган механизаторлар исемлеге
Бүген игенче-механизаторларның көнне-төнгә ялгап эшли торган чагы. Моны җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. УРАК БАТЫРЛАРЫ Аяз көннәр игенчеләргә җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирә. Басуларда көне-сәгате белән өлгереп килүче икмәкне түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Бу игенчеләр алдында торган изге бурыч. Бүген хуҗалыкларда әнә шундый уй-теләк белән янучы...