4 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Алга таба ничек яшәргә: хатыны баласын калдырып китә, үзе ике аягын сындыра
Хастаханәдән кайткан чагым. Җәйнең матурлыгына сокланып, саф һава сулармын дип җәяүләп йөрергә чыктым. Барлык тереклек ияләре уянган, агачлар ямь-яшел яфракта утыра. Табигатьнең матурлыгын әллә күрә белмибез, әллә бу вакытлар бик тиз узып китә. Колакларны ярып-ярып сандугачларның сайравы гына да ни тора?! Шул бәләкәй генә кошчыклардан нинди матур табигый көйләр тезмәсе...
-
Һәлак булган егет якын көннәрдә туй итәргә җыенып йөргән.
Казанда юл-транспорт һәлакәтендә мотоциклчы вафат булган. Һәлакәт 1 сентябрьдә Тихомирнов һәм Ульянов-Ленин урамы киселешендә килеп чыккан: "Кавасаки" мотоциклындагы 24 яшьлек егет югары тизлектә "Киа Серато" автомобиленә бәрелгән. Мотоциклның югары - сәгатенә 100 чакрымнан да ким булмаган тизлеге турында аның 70 метрга сузылган тормоз юлы сөйли, дип яза "Вести КАМАЗа" порталы....