5 июль 2025 яңалыклары
-
Бүген Теләчедә Зөһрә Шәрифуллина җырына клип төшерделәр
Бүген Теләчедә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна» җырына клип төшерделәр.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык 131 юл объектында эшләр планлаштырылган. Бүгенге көнгә 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япманың өске катламы җәелгән. Бу планлаштырылган гомуми күләмнең 54 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
-
8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкбез
8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан бүген, “Маяк” кафесында, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләү тантанасы узды.