5 октябрь - Укытучылар Көне! Хөрмәтле укытучылар, сезне бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Хөрмәтле укытучылар! Сезне, иң тыныч, гуманлы, игелекле һөнәр ияләрен, Халыкара укытучылар көне белән тәбриклибез!
Укытучы һөнәре - бөек хезмәт. Элек-электән укытучыларыбызга карата ихтирам һәм хөрмәт яшәде, алар җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләреннән саналды. Бүген дә Сез әлеге бөеклекне саклап, зыялылык, затлылык, гуманлык принципларын югары куеп, фидакарьләрчә хезмәт куясыз. Сезнең бүгенге уңышларыгыз...