7 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Алабуга айныткычында 61 яшьлек ир-ат вафат булган
Алабуга айныткычында 61 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу хәл 29 августта ук килеп чыга, әмма аның турында бүген генә билгеле була. Ир-атны Яшьләр урамыннан ашыгыч ярдәм бригадасы алып килгән, дип сөйләде «Татар-информ»га авыр дәрәҗәдә исерек хәлендә булган затларга ярдәм пункты директоры Александр Власов. «Аның үләчәгенә бернинди билгеләр юк иде. Аны...
-
Салават белән Элвин Грей Хәния Фәрхине искә алу мәҗлесендә катнаштылар (ФОТО)
Бүген Казанның "Язилә" ресторанында Хәния Фәрхи рухына багышлап Коръән ашы үткәрделәр. Легендар җырыны искә алырга дип дуслары, туганнары, якыннары җыелды. Алар арасында Салават, Элвин Грей, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илназ Бах һ.б. бар иде. «БИЗНЕС Online» билгеләп үткәнчә, мәҗлестә Коръән аятләрен Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Әнсар Мифтахов укыган. Шулай ук 23−25...
-
"КАМАЗ" дан – өр яңа йөк машинасы
5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын презентацияләде. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора. Мисал өчен, транспорт чарасының кабинасы йөртүче өчен бар яктан да уңай итеп ясалган: киңлеге һәм биеклеге дә канәгатьләнерлек, утыргычларны да төрлечә...
-
Бүген Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +18..+23, Казанда +20..+22 градус былы булачак. Синоптиклар Казанда да урыны белән яңгыр...
-
Кече Кибәхуҗа мәктәбендә уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» темасы астында узды
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Ни дисәң дә, мәктәп еллары - кеше гомеренең иң куанычлы, иң мавыктыргыч чоры. Чарада районыбыз кунаклары, укытучылар,...
-
Авыл җирлекләрендә узара салым акчасына башкарылган эшләр каралды.
6 сентябрь көнне муниипаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, авылларда булып, үзара салым акчасына башкарылган эшләрне карады.
-
Игътибар! Бүген Теләченең кайбер урамнарында ут булмый!
Район электр челтәрендә график нигезендә бүген профилактик тикшерү булачак. Шунлыктан Теләче районың Гоголь,Совет, Болынлык урамнарында ,иртәнге сәгать 9 дан кичке сәгать 17 гә кадәр электр энергиясе бирү туктатыла.