7 октябрь 2015 яңалыклары
-
“Эшлексез, сәләмә татар күрмәдем”
Без аның белән Әстерхан шәһәрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачу татнасында таныштык. Ул дигәнем - Әстерхан өлкәсенең "Сөембикә" дип исемләнгән төрек-татар иҗтимагый берләшмәсе рәисе Наилә Шакирҗан кызы Потеева-Фатыйхова. Чытырдап торган мишәр хатыны. Шулай булмый ни, Чистай районының Яуширмә авылы кызы ич! Халкыбызның олугъ язучысы Гаяз Исхакыйның авылдашы. 2013 елның...
-
Эшмәкәрләр чакырулы
14 октябрь көнне Теләче районы хакимият бинасында, Федераль антимонополь хезмәтенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле халык белән очрашу үткәрә. Түгәрәк өстәл артында барачак очрашуда районның эшмәкәрлек активы катнашыр дип көтелә. Биредә закондагы үзгәрешләр, еш очрый торган хокук бозулар, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча сораулар каралачак. Иртәнге 8.00 сәгатьтә башланачак очрашуга район халкын һәм...
-
Теләче үзәгендә Ярминкә булачак
9 октябрь көнне Теләченең үзәк урамында көзге ярминкә оештырылачак. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык, салам, печән, бозаулар, сарыклар, ит, сөт һәм башка төр ризыклар белән сәүдә итәчәк. Шулай ук ярминкәдә сәүдәгәрләр катнашуы һәм район үзешчәннәре чыгышы да көтелә. Ярминкә иртән 7.00 сәгатьтә эшли башлаячак.
-
Теләчедә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан бәйрәм чарасы узачак
9 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәреләчәк. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы һәм фидакарь хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре чакырулы. Тантанада алар адресына мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтеләчәк, дәүләт бүләкләре, чәчәкләр тапшырылачак. Азактан авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан зур...