7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Янгын куркынычсызлыгы” күргәзмәсе
Теләче 2нче балалар бакчасында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төшендерү программа нигезендә алып барыла. Тәрбиячеләр балалар белән шөгыльләр, куркынычсызлык минутлары, эвакуацион тренировкалар, профилактик чаралар, балаларның иҗат күргәзмәләрен, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннан таныш максатыннан, янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр оештыралар. "Янгын куркынычсызлыгы" исемле плакатлар, рәсемнәр һәм төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсендә балаларның һәм...
-
"Улымны үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"
Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте. Уллары әллә артык иркә булды - мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып...
-
Чикмәнле бәрәңгенең файдасы
Анда бананга караганда клетчатка биш тапкырга күбрәк туплана. Димәк, кабыклы бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара дигән сүз. Ул шулай ук холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли. Чикмәнле бәрәңге - С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле...
-
"Баласына намаз өйрәтмәгән ата-ананы җәза көтә"
Күпләр: "Лаеклы ялга чыккач, намазга басам", - ди. Тик алтмыш яшь тә тула, җитмеш тә, ә әйткән сүз һаман үтәлми. Әманәт булып кала бирә. Болай әйтергә ярыймы? Намазны ничә яшьтә укый башласаң хәерле? "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән намаз тәртипләре турында сөйләштек. - Нурулла хәзрәт, мөселманнарга ничә...
-
Киләсе елда 243 көн эшлибез, 122 көн ял итәбез
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләнгән календарь нигезендә, 2018 елда 243 эш көне булачак, аның тугызы - бер сәгатькә кыскартылган эш көне (22 февраль, 7 март, 28 апрель, 8 май, 9 һәм 14 июнь, 20 һәм 29 август, 29 декабрь), дип хәбәр итә Татар-информ....
-
Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 100 елллыгы
1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре булмаса, Россия дәүләтенең кайсы юнәлештән китәчәген беребез дә күз алдына китерә алмый. Илебезне мондый сынауларга дучар итүчеләр арасында төрле карашлы һәм фикерле кешеләр күп булды. Җәмгыять, хәтта бер гаилә әгъзалары да капма-каршы ике якка - "аклар"га һәм "кызыллар"га бүленде. Гражданнар сугышының канлы тегермәнендә күпме...
-
Концертлар 5 ноябрь көнне Сауш һәм Субаш авыллары мәдәният учакларында узды.
"Моңнар агыла туган якта" дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты сәнгать фестиваленең чираттагы концертлары 5 ноябрь көнне Сауш һәм Субаш авыллары мәдәният учакларында узды. Саушлылар тамашачыларга һәм жюрига "Әбием сандыгы" фольклор күренешен тәкъдим итсә,Субашлылар "Кайтарма туйда аш чыгару йоласын күрсәттеләр. Фәнил Нигъмәтҗанов
-
Теләче муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Бүген Теләче муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аны район башлыгы Илдус Зарипов алып барды. районның вәкаләтле референдумга әзерлек һәм аны уздыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү, террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының җиренә җиткерелеп башкарылырга тиешлеге турындагы мәсьәләләр тикшерелде.
-
Бүген “Батыр” спорт комлексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды.
7 ноябрь көнне "Батыр" спорт комлексында "Өченче буын" пенсионерларның спартакиадасы узды. Авыл җирлекләреннән килгән командалар үзләрен төрле спорт ярышларында сынады. Ярышлар спортның җиде төре - кул көрәше, таяк, аркан тарту, гер күтәрү, ераклыкка сикерү, өстәл теннисы, кызыклы эстафета буенча барды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, районның яшьләр эшләре...
-
“Чиста яр буе” дип исемләнгән бәйгедә Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге бүләккә лаек булды.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Чиста яр буе" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалып, су объектларын чистарту буенча иң яхшы муниципаль район, иң яхшы авыл җирлеге, иң яшь катнашучы, иң тәҗрибәле катнашучы ачыкланды. Әлеге бәйгедә Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге дә катнашып истәлекле бүләккә лаек булды....
-
Екатерина Степанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Әле дә йорт эшләрендә катнашып елмаеп йөрүче, гомер буе авыл кибетендә эшләгән Шармыш авылында гомер итүче Екатерина Степановага да 90 яшь тулды. Екатерина ханымны юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кайнар тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең...
-
"...Үлгән егетләрнең берсен төшемдә күрдем..."
Адәм баласы үкенмичә яши алмыйдыр инде ул, күңелне тырнап торган берәр нәрсә килеп чыкмыйча тормый. Дөньясы, заманасы шундый дигән булып, бар гаепне алар өстенә аудармакчы булабыз, әмма күбесе үзебездән тора бит. Кайвакытта шундый хәлләр дә килеп чыга, ниләр генә эшләсәң дә, берни дә үзгәртеп булмый, соңга калынганны белү - тагын...
-
Казанда 52 яшьлек ханымның 210 мең сум акчасын урлаганнар
Казанда 52 яшьлек ханымның 210 мең сум акчасын урлаганнар. Хатын-кыз Интернет сайтларның берсендә чит ил машинасы алырга булган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөгелмә районы полиция бүлегендә караклык буенча гариза карала. Гариза язучы Интернет сайтларның берсендә Бөгелмәдә яшәүченең "Мазда" машинасын сату игъланын күреп, шул машинаны...
-
Райондашларыбыз югары нәтиҗәләргә ирештеләр
3-4 ноябрь көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында "Безнең заман" республикакүләм оешма-предприятияләрдә эшләүче яшьләр фестиваленең Казан зонасы туры булып узды. Фестивальдә Казан шәһәрендә урнашкан җитештерү предприятияләре, төрле оешмалары белән беррәттән башкалага якын урнашкан районнардан җыелма командалар да катнашты. Фестивальнед төп шарты - катнашучының яше 18-35...