8 февраль 2016 яңалыклары
-
6 февраль көнне Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы булды
6 февраль көнне Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы узды. Ярышларның А группасына керүче республиканың 24 муниципаль берәмлеге арасында Теләче районы да бар иде. Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре спортның 11 төрендә көч сынаштылар: җитәкчеләр арасында чаңгы ярышы, чаңгы эстафетасы, "Күңелле стартлар", өстәл теннисы, турникта тартылу, шорт-трек, дартс,...
-
7 февраль көнне Иске Җөри авылында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды (+видео)
7 февраль көнне Иске Җөри авылы хоккей тартмасында Яшел Үзән районының Норлат авылы һәм Иске Җөри-Тиләҗе авылы яшьләре арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу үткәрелде. Ерак араны якын итеп килгән кунаклар кызыл, ә хуҗалар яшел төстәге форма киеп уйнадылар. Уен бик кызык һәм мавыктыргыч узды. Җанатар тамашачылар үзләренең алкышлары белән уенчыларга...
-
Казанга керү юлында берничә һәлакәт: "бөке" хасил булган
Казанга Лаеш районы ягыннан керү юлында берничә юл-транспорт һәлакәте булган. Сәбәбе - һава шартларына бәйле рәвештә юлда бозлавык хасил булу. Һәлакәт аркасында Оренбург трактында зур транспорт "бөке"се хасил булган. "Лаеш" ЮХИДИ постыннан ерак түгел урында, мәсәлән, Toyota RAV4 әйләнгән. "Яндекс.Пробки" мәгълүматлары буенча бу урында тизлекне сәгатенә 5 чакрымнан да күбрәккә...
-
Шәтке хоккей командасы Арча һәм Мамадыш командалары белән иптәшләрчә очрашулар үткәрде
4 февраль көнне Арчаның боз сараенда Арча һәм Теләче районы Шәтке авылы арасында алкалы хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булып узды. Спорт мәктәбе тренеры Җәләев Илнар җитәкчелегендә команда составында спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Уен 5:7 исәбе белән Арча командасы файдасына тәмамланды. 7 нче февраль көнне Шәтке боз мәйданчыгында Мамадыш районының...
-
5 февральдә "Алмас" хоккей командасының кече төркеме Казанда "Ак Барс" - "Металлург" (Новокузнецк) командалары арасындагы уенны карап кайтты
5 нче февраль көнне Шәтке авылы «Алмас» хоккей командасының кече төркеме, тренерлары - Җәләев Илнар Фәрит улы җитәкчелегендә, әтиләре - Гыйлманов Вилдан, Минһәҗев Рафис, Хәсәнов Илнарлар ярдәме белән, Казанның «Ак Барс» һәм Новокузнецкның «Металлург» командалары арасында булган хоккей ярышын карарга шәһәрнең Татнефть Арена боз сараена сәяхәт кылдылар. Укучылар профессиональ хоккейчыларнын...
-
Бензинны болай янга калдырырга ярамый! Опасная экономия топлива
Сезнең игътибарга машинада йөргәндә бензинны янга калдыруның хәтәр ысуллары турында видео тәкъдим итәбез. Болай итеп ягулыкны янга калдырырга тырышу яхшыга илтми, андый экономиядән баш тарту хәерлерәк: