8 июнь 2018 яңалыклары
-
Чәчәк дип алдап, кура җиләге саттылар
Нишлисең, базарның да үз кануннары. Тик менә күбрәк алданучы ролендә калырга туры килә. Уйлап-уйлап карыйм да, монда үзебезнең ачыкавызлык, ваемсызлык та гаепле бугай.
-
Путин дүртенче баласы туган гаиләләргә ипотека буенча ярдәм вәгъдә итте
Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә"дә икенче, өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы балалары туган гиләләргә ипотека буенча социаль ярдәм программасын киңәйтергә вәгъдә итте. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.
-
Татарстанда 76 яшьлек пенсионер мохтаҗларга ярдәм итү өчен эшләп йөри
Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер. Халыкта әнә шундый мәкаль бар. Күпләр изге гамәлен күрсәтми эшләсә дә, кайвакыт бу хакта башкаларга җиткерүнең дә гөнаһы юк. Мактану яки макталу түгел, тормышның асылын аңламыйча, булганына шөкер итмәүчеләргә гыйбрәт булсын өчен. Газетабызда ярдәм сораган язмалар күп чыга. Мохтаҗлар да күп очрый юлыбызда, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә. Кайбер сабыйлар турында әле язганда ук, бу балага Нурфаяз абый, ул булмаса, Таһир абый булышмыйча калмас, дигән уй килә. Күңел алдамый, озак та үтми, телефонга бу абыйларның берсеннән булса да смс килеп төшә: “Узган атнада ярдәм сораган балага акча җибәргән идем. Барып җиттеме икән?” Берсе – сиксәннең теге ягында, икенчесе дә аннан калышмый. Алар акчаны безнең кебек интернет аша гына күчерми, район үзәгенә барып, банк аша эш йөртә.
-
Лилия Хәмитова ире белән аралары өзелү турында әйтте
Җырчы Лилия Хәмитова Арчада яши. Казандагы фатирын калдырып, туган ягына кайтып киткәненә шактый еллар узды. Йортны тулысынча яңартып, бөтен уңайлыклар булдырып, заманча эшләтте. Әнисе Кифая апа һәм улы Әмир белән өчәү бергә гомер итәләр. — “Арчага киттегез дә югалдыгыз!” — диләр. Югаласың булса, Казанда да югаласың инде. Арча монда гына. “Солянка” яки башка концертларда катнашканда, шәһәрдә яшәүче җырчылардан алданрак та барып җитәм әле (көлә), — ди Лилия. — Казанга кунакка килергә генә яратам. Анда озак торсам, эч поша башлый. Арчада рәхәт. Бертуган абыем да, игезәгем Алия дә гаиләләре белән якында гына яши. Берәр эш булса да, тәм-том пешерсәк тә, йөгерешеп киләбез. Йортыбыз иркен, җәелеп эшләргә бакча бар. Җир эшен яратам. Бу көннәрдә бакчадан кергәнем дә юк...
-
47 яшьлек хатын песине тукмаган өчен ирен үтергән
Американың Даллас шәһәрендә (Техас штаты) яшәүче хатын песиен тукмаганы өчен үз ирен үтерә. Бу хакта The Independent хәбәр итә. 47 яшьлек Мәрри Харрисонны ирен атып үтергәч кулга алалар. Башта хатын песиен кыерсыткан өчен ире белән аерылышуын сөйли
-
33 яшьлек ир-ат янып үлгән
Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кайбыч районы Чутай авылындагы шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр 112 эсктрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына пәнҗешәмбе, 7 июнь көнне, 15:25 сәгатьтә килеп ирешә, дип яза агентлык.
-
ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ
Метеорологический прогноз Неблагоприятные метеорологические явления на территории Республики Татарстан: вечером 8 июня, ночью и днем 9 июня 2018 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидаются сильный юго-западный с переходом на северо-западный ветер порывами до 18 м/с и гроза.
-
Территориаль сайлау комиссиясенең утырышы узды
8 нче июнь көнне район хакимиятнең актлар залында Теләче районы территориаль сайлау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә участок сайлау комиссияләрен формалаштыру һәм аларның рәисләрен билгеләү мәсьәләләре каралды.