9 июль 2015 яңалыклары
-
Алинә һәм Маратның уллары туды
1 июль көнне хезмәттәшебез Тиләҗе авылында яшәүче Алинә Искәндәр кызы Шәймарданова әни булды. Марат- Алинә! Сезне ихлас күңелдән улыгыз - Сәеднең якты дөньяга аваз салуы белән котлыйбыз. Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын! Улы...
-
Мәхәббәтнең дә үз бәйрәме бар
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне иде. Шушы уңайдан башкалабыз - Казанда, районыбыз үзәге - Теләчедә тантаналы чаралар булып үтте. Кичен Теләче ял паркында узган бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район загс бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова сәламләде, алар райондашларыбызга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерделәр.
-
“Автоледи – 2015”
19 июль көнне район РОСТО (ДОСААФ) оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны үз автомобильләре белән көтеп калабыз. Ярыш 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Үлүчеләр ике тапкыр күбрәк
Район гражданлык хәле актларны теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, узган июнь аенда үлүчеләр саны туучылар саныннан ике тапкырга артык. 9 сабый дөньяга килсә, 18 кеше үлгән. 8 пар яңа гаилә корып җибәрсә, 1 пар аерылышкан.
-
Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 9 июль көнне 18.00дән 10 июль 20.00гә кадәр һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә. Моннан тыш, 10 июль көнне республика буенча урыны төнлә һәм көндез яшен, иртән һәм көндез - көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына - 15-18 метр, яшен вакытында секундына 18-23 метрга кадәр...