9 август 2016 яңалыклары
-
"Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең телефон номерлары турында мәгълүмат
"Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хәбәр итә: Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе телефоны: (8-84360 21284) Өлкән яштәгеләр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе телефоны (88436021738). Социаль ярдәм күрсәтү буенча тулырак мәгълүматны sobes.tatar.ru сайтыннан укырга мөмкин.
-
Мамадышта комбайн йөртүчене агулы елан чаккан
Көннәр эссе торганга еланнар котыра. Урак өсте вакытында комбайн йөртүче ирне агулы елан чага. Еланның агуы берничә секунд эчендә канга тарала. Әлеге ир берничә көн реанимациядә ятып, көч-хәл белән исән кала. Мамадышта агулы елан чагуның бу 9нчы очрагы икән. Интертат
-
Татарстанда "Тәртип" телеканалы барлыкка килде
2016 елның гыйнварыннан 16 яңа массакүләм мәгълүмат чарасын теркәлгән. 8 газета, 2 журнал, 3 радиоканал, 2 телепрограмма һәм 1 телеканал теркәү узган. Татарстанда "Тәртип" дигән яңа телеканалы теркәлгән. Элек "Тәртип" радио буларак кына эшләгән иде. Идарә мәгълүматлары буенча соңгы 7 айда Татарстанда 58 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлеген туктаткан, алар арасында...
-
Фаҗига. Чүпрәледә ашлык төягән "КАМАЗ" ауган
Машина йөртүче һәлак булган. Әлеге фаҗига Кече Чынлы авылы янда була. Ашлык төягән "КАМАЗ" машинасы ауган. Һәлакәт нәтиҗәсендә йөртүченең гомере өзелгән. Интертат
-
Казансу елгасыннан 90 үле балык һәм 8 үрдәк җыеп алганнар
Татарстан территориясендәге аномаль эссе аркасында суүсемнәр бүлеп чыгарган агулы матдәләр Казансу елгасында массакүләм балыклар һәм үрдәкләр үлеменә китергән. Су анализлары кислород нормада булуын күрсәткән. Казансу елгасында җан ияләренең үлеменә елгада кислород җитмәү сәбәп булырга мөмкин дип фаразланган иде. Бүген суның химик анализы билгеле булды, анда елга суында сульфат артык булуы...
-
«Ветер перемен» повеет на татарскую эстраду
В ноябре 2016 года на сцене Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля впервые состоится фестиваль татарской песни «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен»). Об этом сообщила пресс-служба театра. Идея поднять татарскую эстраду на новый уровень принадлежит Президенту РТ Рустаму Минниханову. Она была озвучена в конце марта 2015 года,...