9 август 2017 яңалыклары
-
Район үзәк хастаханәсендәге матурлык (ФОТОЛАР)
Район үзәк хастаханә бакчасында җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, кашкарыйлар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге чәчәкләр шаулап утыралар.
-
Август киңәшмәсендә Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнаша
Бүген, 9 августта, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында чаралар дәвам итә. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген педагоглар республикабыздагы милли мәгариф торышын өйрәнәчәк, киләчәккә эш юнәлешләре белән...
-
Сарымсак һәм суган уңышын җыю
Сарымсакны иртә җыеп алган очракта, уңышның шактый өлеше юкка чыга, чөнки аларның төп үсеше сабакларның корый башлаган вакытына туры килә. Өстәвенә, иртә җыеп алынган сарымсак өлешләргә начар аерыла, ә соңга калган очракта, киресенчә, бик җиңел аерыла һәм яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин. Сарымсакны кайчан җыеп алырга соң? 2-3 сарымсакның чәчәк...
-
«Кешене алкышлап соңгы юлга озату шәригать кысасына сыймый: йә мөселманча, йә христианча озатырга кирәк»
Югалту арты югалту. Әлфия Афзалованың кырыгы да үтмәде, Хәния Фәрхиебез фани дөньяны калдырып китте. Әлфия апаны филармониядән озатсалар, иҗатының шау чәчәктә чагы булгангадыр инде, Хәния ханымны Камал театрыннан озаттылар. Четерекле, нәзберек мәсьәлә булса да, дәшми кала алмыйбыз. Әлеге мәрасимнәрдән соң, соңгы юлга озатканда кул чабу кирәк идеме икән, үзе сораса...
-
“Нардуган” керәшен ансамбле составында мәктәп укытучылары һәм укучылары чыгыш ясады
Сабан туе гөрли, Сабан туе! Гасырлардан килә тавышы! Күңелләрне айкый тальян моңы! Җилкендерә моңнар агышы! Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Олы Нырсы урта мәктәбе коллективы да Теләче районы Сабантуенда бик теләп катнашты. Укучылар күмәк биюләрдә чыгыш ясады. Мәйдан уртасында укучы...