10 апрель 2016 яңалыклары
-
Гүзәлия һәм Радик Юльякшин башкаруындагы "Яныңа агылам" җырының клибы
Сезнең игътибарга Гүзәлия һәм Эльвин Грей (Радик Юльякшин) башкаруындагы "Яныңа агылам" исемле җырның клибын тәкъдим итәбез:
-
11 апрельдә көчле җил көтелә, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе 11 апрельдә көчле җил чыгарга мөмкин дип кисәтә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бу көнне юлларда машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә игътибарлы булырга киңәш итә. 11 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска яңгырлар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метр тизлек белән...
-
Пычрак машина номерына 500 сум штраф яный
Урамда кар эрегән, пычраграк вакыт булуын истә тотып, автомобиль хуҗаларына номерларны сөртеп-чистартыр торырга киңәш ителә. Россия Административ кодексы буенча, машина номеры укылмаса яки дәүләт таләпләренә туры китерелеп урнаштырылмаса 500 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр дә арткы табличкадагы берәр сан яки хәреф тәүлекнең караңгы чорында 20 метр ераклыктан укылмаса штраф яный...
-
Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре наркотик таратучыларны тоткарлаган
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәрләре Бөгелмә-Уральск трассасында бер машинаны туктаткан. Машина йөртүчедән 3,02 грамм синтетик наркотик табып алынган. Соңрак хокук сакчылары әлеге кешенең фатирында да эзләү чаралары оештырган. Нәтиҗәдә, алар 25,2 грамм наркотикка тап булганнар. Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче әлеге зат кулга алынган. Тикшерү эшләр дәвам...