10 июль 2019 яңалыклары
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Ришат Төхвәтуллинның сырхауханәгә килүе көтелмәгәнчә тәмамланган (ВИДЕО)
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин Казанның 7нче сырхауханәсенә әтисенең хәлен белергә килгән. Видеодан күренгәнчә, бер уңайдан концерт та куеп киткән, ахрысы. Бүлек җитәкчесе Равия Гаяз кызы Мухина бу уңайдан хезмәттәшләренә: "Ришатның концетларына билетлар беткән, ә бу сезнең өчен - бушлай", дип шаярта. Җырчының үзен исә "Болай итеп Илһам Шакирв кына җырлый иде, син аннан да уздырасың" дип мактый, якын итеп аркасыннан сөя. "Әтинең хәлен белергә генә килгән идем", дип көлә Ришат үзе. "Киләсен белгәч, пианино да куйганнар әле", "Молодец!" дип язалар аңа җавап итеп. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25867
-
Россия юлларында шакмаклы светофорлар урнаштырачаклар
Аларның лампасы кызыл, сары һәм яшел төсләр өлешен тулысынча алып торачак.
-
«Экскурсия в мини зоопарк»
Лето – замечательное время года!
-
Җырчы Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичерә
Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичә, җырчының әтисе вафат булган. Бу хакта Иркә инстаграмында хәбәр итте. «Авыр… Кайдан гына көчләр табыйм… Әтием, китте… Кайтмаска дип китте…», дип язган җырчы. Әлеге язма астында Иркәнең инстадуслары аның кайгысын уртаклашкан, сабырлык теләгән.
-
“Булгария” турында җырчы Альбина Кармышева: “Ирем бу теплоходта бүтән эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган”
Бүген 10 июль. Бу көн Татарстан тарихына һәм, гомумән, илебез тарихына кара тап булып язылып калды. 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы су астына китте. Бортта булган 201 кешенең бары тик 79гы гына исән кала. Быел бу кара датага 8 ел булды.
-
Салават Фәтхетдинов белән Венера Ганиева дуслашканнар?
Халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева арасыннан кара мәче үткән иде. Бу айда алар бер-берсе белән дус булуларын студентлар арасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында күрсәтсәләр, Венера Ганиева 9 июль Салават Фәтхетдинов белән төшкән яшьлек фотоларын инстаграм битендә урнаштырды.
-
Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан
Вакыйга урыннан кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетта урнаштырды.
-
Лейнаның интернетны шаулаткан җыры турында Рифат Зарипов, Булат Нигъмәтуллин, Лилия Хәйруллина ни уйлый?
7 июль көнне Казанның Горки-Әмәт урман паркында «Болгар радиосы»ның ачык һавада узган концертында танылган җырчылар Рифат Зарипов, Булат Нигъмәтуллин һәм Лилия Хәйруллина Лейнаның “Малай на белом Барсе” исемле җырына карата “Tatar Today”га үз фикерләрен җиткерде.