12 август 2016 яңалыклары
-
Теләче районыннан бер төркем мөгаллимнәр укытучыларның VII Халыкара фестивалендә катнашып кайтты
8-10 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының VII Халыкара фестивале узды. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештырылды. Әлеге чарада безнең районнан Теләче урта мәктәбенең тарих укытучылары Гөләндәм Абдуллина белән Тимур Шәкүров, инглиз теле укытучысы Ләйлә Алексеева, технология укытучысы Альбина Вәлиева, Алан урта мәктәбенең география укытучысы Гөлфия...
-
Үзәк бистәсендә үзара салым акчасына ниләр эшләнгән
Үзара салым җыюга халык ияләнеп бетте инде. Чөнки референдум нигезендә җыелган акчалар хисабына үзебез яшәгән җирлектә шактый күп эшләр башкарыла. Республика казнасыннан дүрт тапкыр арттырылып бирүче сумма авыл җирлекләре өчен зур ярдәм. Үзәк авыл җирлегендә дә бу нисбәттән шактый эшләр башкарыла. Биредә үзара салым акчалары, алдагы еллардагы кебек, быел да...
-
Шәтке авылында фермалар һәм мастерской ремонтлана
Шәтке авылында "Агро Лак" ширкәтендә быел өч ферма һәм бер мастерской капиталь ремонтлана. Ремонт эшләрен "Фортекс" төзелеш оешмасы башкара. Күпчелек эшләр инде төгәлләнгән, озакламый объектлар кулланылышка тапшырылырга тиеш.
-
Казанда “Ак Барс” хоккей клубы сакчысын урлаганнар
Ят кешеләр зыян күрүчене өй янында көтеп торып, көчләп машинага утырталар һәм Чувашиягә алып китәләр. "Анда мине кыйнауларын дәвам иттеләр, акча янчыгымне алдылар, 9 мең акчам бар иде. Берара җай чыгып миңа алардан качарга мөмкинлек булды, юлда мин такси тоттым. Козловка авылы полициясе бүлегендә урлау турында гариза яздым. Әмма аны...
-
Чистайда бер балыкчыны шөпшә чагып үтергән
Чулман елгасында балык тотып утырган вакытта 68 яшьлек ирне шөпшә чага. Әлеге ир иптәше белән балыкка китә. Ярдан 80 метр чамасы ераклаша алар. Шөпшә чакканнан соң, иптәше тизрәк көймәне ярга чыгара, кызганычка ир үлгән була. Интертат
-
11 август көнне Теләче районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү төркеме эшләде
11 август көнне Теләче районына "Бердәм Россия" партиясенең Мобиль иҗтимагый кабул итү төркеме килде. Әлегедәй мобиль кабул итү төркемнәре Татарстан буенча төрле авылларга барып халык белән аралаша - гозерләрен тыңлый һәм язып ала, Татарстаннан Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары белән таныштыра. Кичә безнең районга килгән мобиль төркемдә дүрт кеше...