13 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Казанда Росгвардия хезмәткәрләре акча тулы сейф урлаган кешене тоткарладылар
Казанда Росгвардия хезмәткәрләре "Түләүләр үзәге" (Центр платежей) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бинасыннан акча тулы сейф урлаган 27 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Угры офиска үтеп кергәч, сигнализация кабынып, Росгвардия хезмәткәрләре 2 минуттан килеп җиткән. Бинадан ерак түгел...
-
Мунчада җен бар [булган хәл]
Без бәләкәй чакларда әби-бабайлар җен-пәриләр турындагы әкиятләрне булган хәл итеп сөйлиләр иде. Кичләрен караңгыда абзар, мунча тирәсенә якын да бармый идек. Егет булгач, мондый куркулар юкка чыкты, ә җенгә кагылышлы хәлләрне мәзәк итеп сөйләргә калды. Шулай бервакыт әбиемнәр авылында хатын-кызлар иртән сыерларны көтүгә чыгаргач, урам башындагы тәрәзәсез-нисез, җитмәсә, бик нык...
-
Балаң сессия тапшырганда, аңа ничек ярдәм итәргә? (киңәшләр)
Яңа ел каникуллары тәмамланса да, студентларга ял турында әле хыялланырга гына кала. Чөнки гыйнвар ае - энә белән кое казучылар өчен урак өсте. «Сессия» дигән сүздән һәр студент диярлек калтырап төшәдер. «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» дигән фильмны гына искә төшерегез. Имтихан тапшырыр өчен, анда төп герой нинди генә...
-
Татарстанда гадәти булмаган бала туган
7 гыйнварда Яшел Үзән перинаталь үзәгендә авырлыгы 5 кг 370 г һәм буе 64 см булган кыз бала дөньяга аваз салган. Ульяна һәм Антон Смыковлар гаиләсендә бу икенче бала. Уллары да 4 кг 400 г авырлыкта туган булган. Кыз балага Василиса дип исем кушканнар. Шәһри Казан
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы
Кадерле дуслар! 13 гыйнвар - Петр I указы белән ерак 1703 елда "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калды. Шушы вакыйга уңаеннан билгеләнеп үтелә торган Россия матбугат көне белән массакүләм мәгълүмат тармагында эшләүчеләрне, полиграфия һәм нәширлек хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итәм....
-
2016 елда район юлларында ниләр булган? Еллык статистика
Сезнең игътибарга узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре, юлларда кагыйдә бозган автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә карата төзелгән административ беркетмәләр турында статистиканы тәкъдим итәбез. Ел дәвамында район биләмәләрендә 14 авыр юл-транспорт һәлакәте булган, шул һәлакәтләрдә 15 кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар арасында бер бала да бар. Чагыштыру өчен,...
-
Бүген, 13 гыйнвар көнне, Теләче ял паркына, Төп Чыршы янында Искечә Яңа елны каршы алу тамашасына чакырабыз!
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Бүген, 13 гыйнвар көнне, Искечә Яңа елны каршы алабыз. Шушы уңайдан, сезне бүген, 13 гыйнвар көнне, 19.00 сәгатьтә Теләче ял паркына, Төп Чыршы янында Искечә Яңа елны каршы алу тамашасына чакырып калабыз. Программада район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, уеннар, күмәк биюләр һәм яшьләр...