13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Корбан Гаете көнне Караширмә авылы клубында Коръән мәҗлесе булды, Коръән укучы сабыйларны бүләкләделәр (Фотолар)
Соңгы елларда Корбан бәйрәмен туган авылларында, авылдашларын, мәктәп укучыларын җыеп үткәрүләр көндәлек тормышыбызга кереп бара. Моның мисалын, без Корбан бәйрәме көнне, Караширмә авылында күрдек. Мәрзия һәм Сәгыйть Юнысовларның балалары, оныклары республика программасы нигезендә төзелеп, күптән түгел генә файдалануга тапшырылган авыл клубында күркәм, гүзәл бәйрәм оештырдылар. Биредә Корьән сүрәләрен һәм догаларны...
-
Караширмә авылында ачылган һәйкәл-обелиск турында
Бу көннәрдә авылыбыз халкы икеләтә шатлык хисләре кичерә. Беренчедән, республика программасы нигезендә авылыбызда 50 тамашачыга исәпләнгән клуб һәм башлангыч мәктәп бинасы төзелде. Моның өчен авыл халкы районыбыз башлыгы Илдус Зариповка чиксез рәхмәтле. Икенчедән, авыл халкының һәм якташларның уртак тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның якты...
-
Чаллы юлында машина яна (+видео)
Гадәттән тыш хәл Чаллыга Түбән Кама ягыннан керү юлында булган. Видеода юл уртасында машинаның дөрләп януы күренә. Тулырак мәгълүматны соңрак тәкъдим итәрбез. Хәбәрләрне күзәтеп барыгыз. Интертат
-
Африка чумасы Татарстанга якынлаша
Чувашия Республикасының Порецк районы Напольное авылында 17 августта крестьян-фермер хуҗалыгында бер дуңгыз үлә. Лабораториядә тикшергәннән соң аның Африка чумасы белән авырганлыгы ачыклана. Әлеге урыннан 100 чакрымлы радиуста (икенче куркыныч янаучы зона) Татарстан Республикасының Чүпрәле, Кайбыч районнары да бар. Ел башыннан Россия Федерациясендә әлеге мәкерле авыруның 21 субъектта 168 очрагы теркәлгән....
-
"Максат" ширкәте җитәкчелеге ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Су саклау зоналары елы уңаеннан Тюлячка елгасы ярындагы паркны төзүдә куйган фидакарь хезмәтләре өчен җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәте җитәкчесе Фидәил Фәрит улы Закиров белән әлеге ширкәт бригадиры Марсель Марс улы Кыямов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Теләче районында эшмәкәрлек белән шөгылләнүчеләргә уңай шартлар булдырыла
2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күздә тотты. Мондый мөмкинлектән, беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды. Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында 10 резидент уңышлы эшләп килә, 210 яңа эш...
-
Теләчебез өстендә көзге салават күпере
Көз җитте, көннәр суытты, яңгырлар башланды. Әмма ни хикмәт, шушы көннәрдә генә, көз фасылы булуга карамастан, Теләчебез өстендә матур булып салават күпере чыккан. Сайтны укучы дусларыбыз әлеге матур күренешне төшереп алып безгә дә җибәргән.
-
Тутырылган баклажан әзерләү рецепты
2 данә баклажан, 300 гр сарык ите, 2 бүлем сарымсак, 2 данә помидор, 40 гр каты сыр, 50 гр атланмай яки маргарин, төелгән кара борыч, тоз. Баклажанны урталай кисеп, йомшагын алырга һәм куыш калган урынына сарык итеннән ясалган фарш тутырырга. Фаршка баклажан йомшагы, вакланган сарымсак, тоз, борыч салып болгатырга кирәк....
-
2016 елның беренче яртысында никадәр исерек машина йөртүче тотылганы билгеле булды
Хәзерге заман кешесе күп вакытын юлда үткәрергә мәҗбүр. Юлларда йөргәндә, барыбыздан да игътибарлылык сорала. Үзебезнең, якыннарыбызның, башка юлчыларның сәламәтлеге, гомере безнең ни дәрәҗәдә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүебезгә бәйле. Тупас рәвештә кагыйдә бозучылар үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куялар. 26 июнь көнне 8 кешенең гомерен алып киткән коточкыч һәлакәтнең...