Гүзәл Уразова Элвин Грей турында сорауга “по-мужски” җавап кайтара [видео]
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төрле тапшыру һәм программаларда бик теләп катнаша. Ачык күңелле артистлар алып баручыларның төрткеле сорауларына җавап биреп, төрле темаларга сөйләшүдән баш тартмый. Шушы көннәрдә алар "Гараж" юмор тамашасында булып кайткан. "Гараж"да булдык әле. Юк, машинаны ремонтламадык, анда генеральный җыештыру ясамадык, сөйләшеп утырдык! Чын ирләрчә. Гел уйлый идем, ир-атлар гаражда җыелып утыралар, нишлиләр икән анда дип? Хәзер белдем!” ди Гүзәл Уразова.