17 май 2018 яңалыклары
-
47 авылны юк итәргә мөмкиннәр
Татарстанда кеше яшәми торган 47 авыл бар. Аларны бетерү тәртибе билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында белдерелде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
-
Карабаян авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачыла
26 мая 2018 г. состоится открытие памятника Воинам-Освободителям ВОВ в с.Карабаян Тюлячинского района РТ.
-
Футбол буенча Дөнья чемпионаты Кубогы Казанга килеп җитте
Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.
-
Казанда футбол җанатарларын экологик яктан зыянсыз автобуслар йөртәчәк - Булат Газизуллин
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә җанатарларга экологик яктан зыянсыз -газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 100 автобус хезмәт күрсәтәчәк, дип белдерде «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Казандагы филиалы җитәкчесе Булат Газизуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
-
Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда берничә сәгать бикләп тоткан
Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда берничә сәгать бикләп тоткан, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
-
Ир сөйгәненең Казандагы фатирыннан 370 мең сумлык алтын урлап чыккан
Ульяновскида яшәүче ир-ат сөйгәненең Казандагы фатирыннан 370 мең сумлык алтын урлап чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
-
Хөкүмәттә пенсия яшен арттыру хакында киңәшмә була
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев якын көннәрдә Хөкүмәтнең яңа составы белән пенсиягә чыгу яшен арттыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк, дип хәбәр итә «Ведомости».
-
Районга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде
Районыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
-
Район халкын кабул итәләр
14 июня 2018 года запланирован рабочий визит Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан Г.Л. Удачиной совместно с ответственным секретарем Республиканской комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав И.Х. Гарифуллиной в Тюлячинский муниципальный район Республики Татарстан.