18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Казанда төнлә биш чит ил машинасы янган (фотолар)
Төн уртасында бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Бертуган Касыймовлар урамы, 40нчы йорт янында берьюлы берничә автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Коткаручылар килеп җиткәндә «ВОА» стоянкасында ике...
-
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе вәкилләренең Теләчедә 21 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү графигы
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе 21 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итәчәк. Әлеге уңайдан районыбызда да РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова район хакимияте бинасында һәм районыбыз җитәкчеләре - Теләче муниципаль район Советы башлыгы Илдус Зарипов, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм...
-
Чирмешәндә машина урлаучы Нурлатка барып җитә алмаган
Татарстанның Чирмешән районы үзәгендәге Гаяз Исхакый урамында яшәүче берәүнең капка төбеннән җиңел автомобиле юкка чыга. Бу хәл төнлә булган. Никтер, хуҗа кеше документларын, машина ачкычын да салонда калдырган. Бәхеткә, полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар эздән" ачалар. Нурлат районының Киекле авылыннан Чирмешәнгә килгән балигъ булмаган яшүсмер әлеге ВАЗ-2110га утырып өенә кайтып китә...
-
Эш эзләүчеләр игътибарына: Казанның бер сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак
19 ноябрь көнне Мәшгульлек үзәге Казанның Җиңү проспекты, 141нче йорт адресы буенча урнашкан "Мега" сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Биредә эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, тиешле таләпләр белән таныштырып, аларның сорауларына җаваплар...
-
Элвин Грейның элеккеге концерт директоры – бүген “авыл советы” башлыгы. Бу хәл ничек булган?
Яшь кызларның гына түгел, әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә яраткан җырчысы Радик Юльякшин командасында унлап кеше хезмәт куя. Продюсер, концерт директорыннан тыш, техник төркем, фотограф, видеооператоры да үзе белән йөри. Узган ел бер әңгәмәсендә Радик: "Быел концерт директоры төркемнән китте, шуңа күрә әзрәк тоткарлыклар да булып алды. Ул минем эш буенча...
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...