19 май 2016 яңалыклары
-
Игътибар, һава торышының көйсезләнүе көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә. Иртәгә, 20 майда, республикада һәм аның башкаласында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп көчәю көтелә, яшен булуы да мөмкин. Интертат
-
Иске Җөри авылыннан сыналган, әмма сынатмаган Илфат Имамиевның тормыш юлы турында
Иске Җөри авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Илфат Имамиев дүрт стена арасында кеше белән аралашырга зар-интизар булып утырмый. Киресенчә, үз аякларында басып йөрү бәхетеннән мәхрүм булса да, яшәү өчен көрәшә. Тормыштан тәм табып яши. Әйе, безнең арада әнә шундый кешеләр дә бар. Димәк, без - сәламәт булганнар тормыш уңайсызлыкларыннан зарланырга...
-
Теләче районында игеннәрне корткычтан, чүп үләненнән саклау эшләре ничек бара
Язгы чәчүне төгәлләү белән генә игенченең эше төгәлләнми. Иген басуларын чүп үләне, корткычларга каршы эшкәртү көтеп кенә тора. Чүп дигәнең шулай бит ул, үз хуҗалыгында да чәчкән орлыгың тишелеп куандырганчы, чүп үләне баш калкыта. Бу эштә вакытны кулдан ычкындыру күпмедер центнер уңыш югалту дип аңлата җир белгечләре. Җаваплылыклары чикләнгән "Алан",...
-
Аккош күле янында "Нарат" кафесы янган
Ялкын бинаны санаулы минут эчләрендә көлгә очырган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк, диелә. Казанда Аккош күле янында "Нарат" кафесы янган. Гадәттән тыш хәл иртән - 3:26 сәгатьтә чыккан. Янгын белән көрәшергә 53 кеше һәм 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ялкын 600 квадрат метр мәйданны...
-
Чаллыда Саклык банкы банкоматын шартлатканнар (+видео)
Банк бүлеге өч көнсез хезмәт күрсәтә алмаячак. Чаллының 53 нче комплексында Саклык банкындагы шартлау төнлә - 1:33 сәгатьтә булган. Моны караклар эшләгән. Алар өчәү булган, диелә. Гадәттән тыш хәлне күзәтү камерасы төшереп алган. Шартлау вакытында биш банкоматның берсе җимерелгән. Моннан тыш түшәм ишелгән, күзәтү камерасы да эштән чыккан. Урланган акча...
-
Шәтке авылында яшәүче тыл ветераны Фатыйма әбигә 90 яшь тулды. Тәбриклибез!
Шушы көннәрдә Шәтке авылында гомер итүче Әскарова Фатыйма апага 90 яшь тулды. Районыбызда матур гадәт бар: район җитәкчелеге өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызны юбилейлары белән өйләренә барып тәбрик итә. Алар артыннан без, журналистлар да барабыз, тәбриклибез, һәм, әлбәттә инде, өлкәннәребез, аларның тормыш юлы турында сезгә дә сөйлибез. Фатыймә әбине дә туган көне,...