19 май 2018 яңалыклары
-
Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган
Татарстанда 45 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
"Миллионлык идея" проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Тышкы икътисадый банк һәм НТВ телекомпаниясенең "Миллионлык идея" дип аталган уртак проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 майга кадәр дәвам итә. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Капланган “Лада”да ике ир-ат имгәнгән
Мөслим районында әйләнеп капланган “Лада”да ике ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Матбугат көне белән!
Хөрмәтле “Теләче” газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, штаттан тыш газета хәбәрчеләре! Ихлас күңелдән Сезне Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәбез!
-
Теләче сәнәгать мәйданчыгына ни булган?
11 май көнне онлайн режимында узган видеонференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республикабыз районнарында төзелгән сәнәгать мәйданчыкларының бүгенге торышына, аларның эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды. Әлеге нисбәттән, берничә район башлыгының хисабы да тыңланды. Республика башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, бүген сәнәгать мәйданчыкларының күбесе нәтиҗәле эшләми. Президент аларның эшеннән зур канәгатьсезлек белдереп, шимбә саен район башлыкларыннын хисап сораячагын белдерде.