19 октябрь 2016 яңалыклары
-
“Агач утырту көне” акциясенә район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр һәм биредә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр Теләче, Максабаш, Алан авыллларында урнашкан полиция йортлары янына агач утыртты
1 октябрьдә башланган "Агач утырту көне" акциясенә район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр һәм биредә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр дә теләп кушылды. Алар Теләче, Максабаш, Алан авыллларында урнашкан полиция йортлары янына 50 төпкә якын агач үсентесе утыртты.
-
19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә 2016 елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте
19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә 2016 елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте. Быел районыбыздан армиягә китәчәк 25 егеткә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе...
-
Умартачылар чаң суга: оялары белән бал кортлары кырыла!
Авыл халкы бер кат җәйге эшләрен тәмамлап җиңел сулыш алырга өлгермәде, янәдән хафада: күпләп умарта кортлары кырыла башлаган! Хәер, аларның ояны ташлап чыгып китүе җәй көне дә күзәтелгән, әмма көзгә кергәч үлә баруы умартачыларны пошаманга сала. Бөгелмә районы балчылары ут йота: болай булса, кышын кортлар үлеп бетәчәк. Татар Димскәе авылында...
-
Сбербанк сообщил о новом способе хищения денег из банкоматов
Мошенники нашли новый способ хищения денег из банкоматов российских банков, так называемый drilled box, когда к банкомату подключается специальная компьютерная шина, через которую мгновенно перечисляются деньги. Об этом сообщил журналистам старший вице-президент Сбербанка Станислав Кузнецов в рамках форума "Актуальные вопросы развития наличного денежного обращения". "Тенденция появилась буквально 4-5 месяцев назад,...
-
"Җырлыйк әле"не кемнәр алып барачак? (ВИДЕО)
Нәҗип Бәдретдиновның "Җырлыйк әле" тапшыруы кабат телевизор экраннарына кайта. Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Музыка коралларында уйнаучылардан кала, тапшыруда бар да үзгә булачак: яңа формат, яңа студия, яңа алып баручылар. "Җырлыйк әле"дә тагын нинди яңалыклар көтелә? - Тапшыруга кастинг аша эләктек. Моңа кадәр бу өлкәдә...
-
Татарстанда мәктәп линейкасы барган вакытта 14 яшьлек укучы бала үлгән
Фаҗига 18 октябрь көнне көндез Яшел Үзән районының Норлат авылында булган. Мәктәп линейкасы барган вакытта 14 яшьлек укучы бала аңын югалтып егыла. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм мәктәп фельдшеры булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, укучының гомерен саклап кала алмыйлар. Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан судмедэкспертиза үткәрү билгеләнгән. Хәзерге...