Хуш, Рамазан! Исәнме, Рамазан!
Бу көннәрдә райондашларыбыз, дин кардәшләребез ай буенча Ураза тоттылар, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорадылар, тәүбә иттеләр, догалар, Корьән укыдылар. Ай дәвамында алар бисмиллаһ әйтеп сәхәр ашадылар, ахшам азаны вакытында авыз ачтылар, рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирештеләр.
Ятим калган, фәкыйрь, караучысыз калган кешеләрне табынга чакырып ифтарның ләззәте белән бүлештеләр, тәравих намазларын укыдылар....